Чувашиядә себер түләмәсе (сибирская язва) авыруы таратырга мөмкин булган үгез итен һәм тиресен эзлиләр. Биредә ир белән хатын себер түләмәсен шушы иттән иярткән, дип фаразлыйлар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Республиканың Дәүләт ветеринария хезмәте РИА Новостига аңлатма биргән. «Россия Эчке эшләр министрлыгының «Цивильский» бүлегенә хат җибәрелде, үгез чалганнан соң барлыкка килгән ит, субпродуктлар, тире һәм башка чималның кайда булуын ачыклауда ярдәм сорала», – дигәннәр ведомствода. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, биредә яшәүче ир-атта себер түләмәсе авыруы табыла, ул үгез түшкәен тураклаганда пычакка киселгән булган. Чирле хайван итен кешеләр авырый башлаганчы ук сатарга өлгергәннәр. «Татар-информ» белешмәсе буенча, Чувашиядә Цивильск муниципаль округында 2 кешенең себер түләмәсен (сибирская язва) йоктыруына бәйле очрак буенча оператив киңәшмә үткәрделәр. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев рәсми «Телеграм» каналында хәбәр итә. «Гражданнарның гомеренә бернинди
Күрше төбәктә себер түләмәсе йоктырган кешеләрдән үгез ите сатып алучыларны эзлиләр
15 марта 202315 мар 2023
1
1 мин