Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Уфа - Дүртөйле" автобусы янган

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе «Уфа - Дүртөйле» маршруты буенча баручы пассажир автобусы януын хәбәр итә.«НефАЗ» автобусының януы турында хәбәр ведомство пультына кичә 13:23 сәгатьтә килә. Транспорт Кушнаренко районында, Иске Кормаш торак пункты янында М-7 "Идел" федераль автоюлының 1278нче километрында һәлакәткә юлыга.Янгын чыккан вакытта автобус салонында дүрт кеше, шул исәптән шофер да булган. Кешеләр автобустан үзләре чыга алган. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.Урынга килгән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре утны сүндергән. Әлеге хәлнең сәбәбе ачыклана.