Бүген Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылында тагын бер Украинада һәлак булган егет – Денис Гарифуллинны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта «ВКонтакте»да «Тәтешле хәбәрләре» төркеме хәбәр итә. Денис – БТР куып китеп танылган Фәнис Хөсәеновның сыйныфташы. Данис спортчы булган, армрестлинг, гер күтәрү һәм көрәш белән шөгыльләнгән. Армия хезмәтен Оренбургта мотоукчылар гаскәрендә үткән. Шул ук гаскәрләрдә 2017 елга кадәр контракт буенча да хезмәт итәргә калган. Денис 2022 елның октябрендә махсус операциягә чакырылган. «Вагнер» төркемендә хезмәт иткән. Шушы көннәрдә Артемовск (Бахмут) тирәсендәге сугышларда һәлак булган. Озату мәрасимендә катнашучылар Денисның якты йөзле, ачык күңелле, тырыш егет булуын билгеләп үткәннәр. Сүз әйткәндә, Фәнис белән Денисның беренче укытучылары Айсылу Мөдәрисова күз яшьләрен тыеп тора алмаган. «Мин Денисны Яңа Кайпан авылында башлангыч сыйныфларда укыттым. Фәнис белән бер класста укыдылар алар. Инде 2 укучымның җир куенында ятуына әле дә ышанасым килм
«Ике укучым җир куенында ята»: Украинада Фәнис Хөсәеновның сыйныфташы һәлак булган
15 марта 202315 мар 2023
1
1 мин