«Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында Миләүшә Зарипова беренче мәхәббәте турында ачыктан-ачык сөйләп бирде. «Беренче тапкыр Алмаз исемле егеткә гашыйк булдым, ләкин аның әти-әнисе мине бер дә яратмады, үз итмәде. Шактый еллар үтсә дә, бүгенге көнгә кадәр хәтеремдә... Без кәнсәдәге утны сүндереп чыгып киләбез, берзаман Алмазның ике туган апасы кәнсәгә килеп керде. Ул вакытта шундый рәнҗеттеләр алар мине, әйтмәгән шакшы сүзләре калмады. «Син – хәерче баласы», – дип мәсхәрәләделәр, кыерсыттылар, хәтта өс-киемгә ябышып селки башладылар. Алмаз кызарып чыкты, мине якларга тотынды, шуннан ачуы чыкты да, кәнсәнең бөтен тәрәзәсен ватып чыкты. Теге ике ханым икесе ике якка очты. Мин тизрәк чыгып качтым, пыялаларга абынып та егылдым, бөтен тез башларым канга баткан иде. Шул көннән бирле безнең араларыбыз суынды, мин «Казанга китеп укырга керәм» дигән карарга килдем». «Мин максатыма ирештем, Казанга укырга кердем. Алмаз шуннан бирле эчүгә сабышты. Авариядан соң мин бик күп еллар Б