Найти в Дзене
Интертат

Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямова икенче тапкыр әни булды!

Татарстанның атказанган артисты, биюче, җырчы, Әлфис Кыямовның кызы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев гаиләсендә зур шатлык бар. Алар бүген икенче тапкыр әти-әни булганнар! Бу хакта Айгөл Кыямова социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән. Айгөл белән Раил Ралинә исемле кызларына сеңелкәш алып кайткан.

«Ходаема мең рәхмәт!» – дип язган Айгөл. Ул аккаунтына йөкле булгандагы фотоларын куйган. Артистларга котлау сүзләре язганнар: «Бәхетле сабый булсын, сәламәтлек телибез!», «Сау-сәламәт булып үссен, гел бәхеткә күмелеп яшәсен», «Нинди рәхәт, кадерле, онытылмаслык мизгелләр. Әти-әниле, пар канатлы сабый булсын», – дигәннәр.

Айгөл белән Раилне ихластан котлыйбыз!