Танылган скрипкачы Динә Закирова «Первый» каналда чыга торган «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашкан. «Мин Татарстанның йөрәге – Казаннан килдем», – дип таныштыра башлый ул үзе белән. Алып килгән күчтәнәчләрне студиягә чыгаруны сорагач, ул: «Без – татарлар – бик кунакчыл һәм юмарт халык», – ди. «Беләбез, беләбез», – дип елмая Леонид Якубович. Бүләкләр арасында бал, баллы ризыклар, «Татар халык ашлары» китабы, милли киемле курчак, түбәтәй, каз күренә. Телевизор экраннары аша Динә тормыш иптәшенә сәламнәр җиткерә. «Кызганыч, ул безнең белән килә алмады, аның спектакль. Без Камал театрында эшлибез. Ул – Россиядәге иң борынгы милли театр. Үземнең хезмәттәшләремә һәм үзем 15 ел хезмәт итә торган оркестрыма сәламнәр җиткерәм», – ди Динә Закирова. Бу сүзләрнең барысын да ул рус телендә сөйләде. Леонид Якубович: «Ә нигә туган телдә сөйләшмисез?» – ди. Динә: «Бик теләп сөйләшер идем, аңласалар, – дип татар теленә күчә. – Сәламнәремне милләттәшләремә юллыйм. Мине караган 8 миллион татарга чын к
Скрипкачы Динә Закирова «Могҗизалар кыры»нда: «Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп кайттык»
25 марта 202325 мар 2023
10
1 мин