Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Гыйбрәтле хәл

Оглавление

Франциядән Британиягә баручы поезд. Инглиз кешесе янында бер француз хатыны утырып бара. Француз хатынының йөзендә киеренкелек күреп, инглиз аңардан сорый:

- Нигә борчыласыз?

- Минем 10,000 доллар акчам бар.

- Аны ике арада бүлик. Полициясе сезне кулга алса, яртысы миндә калачак. Адресыгызны бирегез, Лондонга килгәч сезгә кире кайтырмын.

Болар шулай эшлиләр.

Полиция тикшерүен француз хатыны бернинди проблемасыз үтә. Шунда инглиз кычкыра:

- Офицер әфәнде, бу хатынның ун меңе бар. Аның яртысы миндә, калганы - үзендә. Мин үз илемгә хыянәт итмим. Мин аның белән Бөек Британиягә булган мәхәббәтемне исбатлау өчен хезмәттәшлек иттем.

Чыннан да, кабат тикшергәч, акчаны табалар һәм конфискациялиләр. Полиция инглиз кешесенә рәхмәт белдерә.

Ике көннән соң, француз хатыны янына теге инглиз кешесе килә. Хатынга 15000 доллар бирә һәм әйтә:

- Мадам, минем сумкамда өч миллион доллар бар иде. Сезне "сатып" мин үз акчамны коткардым...

Мораль

Кайвакыт үзен патриот һәм намуслы итеп күрсәтүче чын карак булып чыга!

(Гарәп теленнән тәрҗемә)