Найти тему

Көнбагыш

Җибәр әле, җибәр мине сагыш,

Моңсулатма мине тагын да.

Мин башымны игән бер көнбагыш,

Беркем булмый кайчак янымда.

Болыт килеп белсә хәлләремне,

Яңгырлары белән юата.

Ява-ява да, һич туктый алмый,

Бар дөньяны гына чылата.

Каршы алсам кояш йөзен иртән,

Ул да күрми мине, тиз кача.

Җәлләп кенә сипкән нурын күктән

Күреп кала башка гөлбакча.

Юк. Мин әле көнбагыштай булмам,

Сулмам ялгыз айга карап мин.

Сагышлардан әле мин саргаймам,

Андый язмыш сайламадым мин...

Наилә Зарипова