Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Кемгә эшлисез, татар түрәләре?!

Себер татарлары, уртак әдәби татар теле мәсьәләсен 13 март көнне Казанда, Милли Шураның бюро утырышында карарга тиешләр иде. Әмма хәзер үк бу эшкә аяк чалучылар да табылган, алар түрәләр арасында, 10 март көнне татар конгрессында экспертлар утырышын уздырмаулары шуңа ишарә. Әйе, Казанда телне биргәнне, бу татар түрәләре Себердә бирә дә бирә инде. Әгәр хәзер Казан татар әдәби телен яклап үз саллы сүзен әйтмәсә, чиратта Башкортстан татарлары һәм мишәрләр булырга мөмкин, моңа әзерлек бара инде. Ни кызганыч, бердәм татар милләтенә каршы мәкерле эшләр ут күршеләребез башкортлар кулы белән дә эшләнә. Татар түрәләренең һаман шуны аңламавы, тел, милләт язмышы хәл ителгәндә, эш башында шундый мескен һәм мәсләксез кешеләрнең утыруы аяныч хәл... Боларда милли идеология дә, милли сәясәт тә юк! Болар милләтне сабантуйлар уздырып, каз йолкып, бәлеш пешереп, чигү чигеп, җырлап- биеп кенә саклап калып була, дип уйлыйлар ахыры. Ялгышасыз, егетләр, хәзер татарның үзен каз урынына йолкыйлар бит, йоннары гына оча, күрмисезмени?!

Боларны күргәч, сорау туа :

- Кемгә эшлисең син, Васил Шәйхразиев, син бит Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, ник якламыйсың татар телен, Себердәге милләттәшләребезне?!

- Ник дәшмисең, Дания Заһидуллина, син бит Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең вице- президенты, әдәбият галиме, әдәби татар телен яклап, беренче булып син күтәрелергә тиеш идең бит?!

Сез шуны аңламыйсызмыни - тел бирмәк - ул милләтне бирмәк бит инде! Сез күрмисезмени - бердәм татар милләтен эчтән таркату башланды, монда инде күрмәмешкә салынып, качып котылып кына булмас!

Шушылардан чыгып,

13 март көнне Милли Шураның бюро утырышында себер татарларын, милләт бөтенлеген, уртак әдәби татар телен яклап, карар кабул итүегезне таләп итәбез!

Фәүзия Бәйрәмова,

язучы, тарих фәннәре кандидаты,

Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.

11.03.23.