Алып баручы, продюсер Алмаз Гыйльметдинов белән иртә таңнан күңелсез хәл килеп чыккан. Үзе әйткәнчә «коточкыч» ук түгел инде түгелен. Шулай да, бүгенге заман өчен, чынлап та, әзрәк кенә «катастрофически». Шул турыда ул виртуаль дусларына болай дип сөйләгән. – Дуслар, сәлам! Бүген бик куркыныч әйбер килеп чыкты минем белән. Беләсезме нәрсә... Иртә белән тордым, әлбәттә инде, иртә белән торгач, беренче эш итеп нишлисең – телефоныңны карыйсың. Телефонны алдым, ә ул берничек тә җавап бирми, кап-караңгы экран, басам-басам, «зарядка»га тыгам-алам... Башта уйлыйм: әллә, минәйтәм, токка тыгырга онытканмын микән? Юк, хәтерлим, «зарядка»га куеп йокларга яткан идем. Нишләтергә дә белмим. Әле кичә генә Айваз (Айваз Садыров – авт.) сөйләгән иде, шундый ук проблема кичергәнен. Ничек итеп телефонының «память»е бетеп, кабынмыйча аптыраганын. Шуннан соң ул белгечләргә мөрәҗәгать итеп, алар аны эшләп биргәннәр иде. Ниүжәли шулай булды инде, минәйтәм. Минекенең хәтере дә җитәрлек иде, дим. Аннары соң инд
Алмаз Гыйльметдинов: «Бүген минем белән коточкыч нәрсә булды бит әле...»
11 марта 202311 мар 2023
1 мин