Сәхнәдән китүе белән бер гаҗәпләндерсә, Казан гастрольләрендә аны кабат сәхнәдә күреп – икенче гаҗәпләндем. Киткәнме? Китмәгәнме? Нигә киткән һәм ник кайткан? Ильяс Закировның тормыш-көнкүреше турында без өчәү сөйләштек. Өченчебез – театр директоры Илнур Гайниев.
- Белешмә: Ильяс Закиров Чистай районының Дүртөйле авылыннан. 35 яшь. Казан дәүләт мәдәният университетын тәмамлаган. Остазы – Камал театрының күренекле актрисасы Наилә Гәрәева.
Иҗатының гөрләп чәчәк аткан вакытында, дип әйтик инде, егетне сәхнәдән китәргә нәрсә мәҗбүр иткән – сүзне шуннан башладык.
Ильяс, мине сәхнәдән китүеңнең сәбәпләре кызыксындыра.
Дөресен әйтимме?
Дөресен әйтеп сөйләшәбез.
«Үзем иҗатка тартылам. Театрсыз яши алмыйм»
Иң зур сәбәп... сәбәпләр күп була инде ул, әмма аларын көйләп булган булыр иде, иң зур сәбәп – дин юлы. Мин дин юлына кереп киттем, биш вакыт намаз укыйм. Мин моңа этаплап килдем һәм бер вакыт килеп җитте – китәргә тиешлегемне аңладым.
Ләкин бит дин белән театрны бергә алып баручылар да бар. Моның мисаллары күп.
Андый мисаллар бар. Минем, нишләптер, алай булып чыкмады.
Дин комачаулады...
Дин комачауламады, киресенчә...
Театр комачауладымы?
Комачаулады дия алмыйм. Комачауласа, бөтенләй китеп барган булыр идем.
Ә нәрсә каршылык тудырды?
Спектакльдә дингә каршы бара, туры килми торган төрле сүзләр, төрле хәрәкәтләр була бит инде. Шуларны исәпкә алып...
Миңа калса, Илнур Гайниев Минзәлә театры сәхнәсенә андый сүзләр һәм хәрәкәтләрне керттермәячәк.
«Хатын-кыз белән кулга-кул тотышырга мөмкин. Шундый әйберләр чыкса гына инде», – дип сүзгә кушылды Илнур Гайниев.
Хатын-кызның кулын тотырга да ярамыймыни?
Әйе. Миңа әле менә рольгә керергә туры килде. «Өлүф...» спектаклендә Шубин роленә кереп, үземә «уступка» ясадым...
Уйнап чыккач кичерү сорап ялвардыңмы?
Ярамаганын аңлап шуны эшләдем, әйе. Менә бөтен сәбәбе шул! Үзем иҗатка тартылам. Театрсыз яши алмыйм.
Яңадан сәхнәгә чыгарга туры килгәч, бер актрисаның да кулын тотмадыңмы?
Тоттым шул! Кичә Шубинны уйнаганда... Шул күңелгә авыр инде. Ныклап нокта куя алмадым... «Юк, сәхнәгә чыкмыйм», – дип, үземә әйтә алмадым. Бу спектакльдә уйнамыйча да булмый иде инде. Артистлар җитми...
Сине Казан спектакльләре өчен генә керттеләрме, әллә инде вакытлыча гастрольләргә дә йөриячәксеңме?
Казан өчен дип кердем инде. Ул рольләрдәге егетләр армиядә бит.
Башка артистлар дин белән сәхнәне бергә алып бару балансын таба. Синең ни өчен таба алмавыңны барыбер аңлап бетмәдем.
Алар баланста. Мин максималист – бер якны гына аласы килә.
Син дини гаиләдәнме? Дингә күптән килдеңме?
Мин дингә әкрен-әкрен генә килдем.
Дингә килергә нәрсә сәбәпче яки этәргеч булды: ниндидер вакыйгамы, әллә кемдер тәэсир иттеме?
Башта – абыйның, аннары – әтинең, аннары әнинең үлеме тәэсир иткәндер. Алар миңа бу тормышта күп әйбер бирделәр – үстерделәр, укыттылар. Хәзер инде алар юк, аларга берничек тә ярдәм итеп булмый, аларга дога кирәк.
Доганы театрны ташлар дәрәҗәгә җитмичә дә укып буладыр кебек, минемчә.
Минем шулай килеп чыкты. Намазсыз тулы дини булып булмый. Мин – бишенче ел намазда.
Ә хатының? Аны да дингә кыстыйсыңдыр?
Юк, кыстамыйм. Беренче вакытларда булды. Хәзер аңладым инде.
Ул актриса бит, әйеме?
Әйе. «Гроза»да Катеринаны уйнаган Зилия Закирова. Әле декретта.
Кайбер дини кешеләрнең бигүк әйбәт булмаган бер сыйфаты бар: кешене «кысып» дингә кыстый башлыйлар. Савап өчен.
Бу – дәгъвәт инде. Миндә юк ул. Хатынны да кысмыйм. Кеше үзе килергә тиештер ул.
Илнур, Ильяс Зилияне театрдан алып китәрме икәнни?
«Юк, – диде Илнур, ышанычлы итеп. – Театр өчен туган кеше театр белән бәйле булырга тиештер ул. Кайтты диярлек инде ул. Уйнар дип уйлыйм».
«Артист итеп алмадылар, сәхнә эшчесе булып бардым»
Инде театрга килү тарихы турында сөйләшик. Казан мәдәният институтын тәмамладың...
Чаллы татар театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов килеп, мине сайлап алды. Аларга кызлар кирәкмәсә дә, миңа иптәш итеп, группадан тагын бер кызны алды. 17 августта абый белән Чаллыга киттек, җитәкчелек белән очраштык, сөйләштек – 1 сентябрьдән эшкә иде. «Күңелем тыныч түгел, өйгә кайтыйк әле», – дим. Кайттык, әни каршы алды, өйдә кундым. Икенче көнне әнием үлде. Дуслар: «Кыен чагыңда чит шәһәргә җибәрмибез», – дип, Казанда алып калдылар. Театр дип янып йөргән вакыт, эшлисе килә бит. Тинчурин театрына барып карадым. Ильтани Илялова булышты инде – дуслар идек – театр белән ул сөйләште. Әмма мине артист итеп алмадылар, сәхнә эшчесе булып бардым. 1 ел эшләдем. Сәхнә кырыенда артистлар уйнаганын карап тора идем...
Массовкага да кермәдеңмени?
Юк. «Кер» диюче дә булмады, артист икәнемне белсәләр дә. Ул вакытларда Дамир Самерханов укуын тәмамлап, Минзәлә театрында «Мулла» спектаклен куеп, баш режиссер булып эшли башлаган иде. Эшкә чакырды. Аңа кадәр мине Роберт абый Шәймәрданов, мәрхүм, диплом спектаклендә күргән иде. Алар чакырып торгач, тәвәккәлләдем инде – Минзәләгә киттем.
Ә син Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллиннан кат-кат барып сорадыңмы соң? Әллә бер сөйләшү белән чикләндеңме? Синдә, үз дигәнеңә ирешү өчен, төрле юлларны кулланып карау, максатыңа бару сыйфаты бармы?
Мин алай ялынып йөри белмим. Бер сорадым. «Юк», – диде. Бетте-китте.
Үзеңне күрсәтергә дә тырышмадыңмы?
Артистлар күрделәр инде кулиса артында ничек басып торуларымны. Тинчурин театры турында шуны әйтәсем килә – мин андагы артистларның тормышымда булуына бик рәхмәтле. Исламия апа Мәхмүтова, Нуретдин абый Нәҗмиев, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, Миләүшә Нәҗмиева, Ирек Хафизовлар бик истә калды. Нык булыштылар. «Кит, йөрмә монда, син уйнарга тиеш», – дип тә әйттеләр. Күрәләр бит инде боегып утырганымны. Минзәлә театры чакыруын белгәч үк: «Кит!» – диделәр.
Тинчурин театрында артист белән башка техник хезмәткәр арасында статус ягыннан аерма юк. Анда бердәмлек. Мин сәхнә эшчесе генә идем бит инде, монтировщик кына. Әмма без бердәм идек. Минзәләдә дә бар ул бердәмлек.
Группадашларың кайсы театрларда?
Минем белән Чаллыга киткән Алинә анда 1-2 ел эшләде дә, Әтнә егете Дамир Сидеевка кияүгә чыгып, хәзер Әтнә театрында эшли. Башкалар театрда түгел.
Остазың Наилә Гәрәева синең сәхнәсез тилмерүеңне күреп, нинди киңәш бирә иде?
Ул минем Минзәләгә китүемә шат булды – шуны әйтә алам. Баштан бит шулай сөйләшенгән иде: «Бар, тәҗрибә җый, аннары бу якларга кайтырсың», – дигән иде ул. Башта исәп шулай иде. Хәзер Минзәләдән китәсем дә килми.
Син килгәндә, Минзәлә театрының нинди чоры иде?
Минзәләнең «Сөннәтче бабай» кебек спектакльләр белән гөрләп торган, репертуар ягыннан, әйткәнемчә, бик көчле вакыты иде. Ренат Әюпов яхшы спектакльләр куйды, Дамир Самерхановның яңа килгән, «Мулла»ны чыгарган вакытлары. «Сөннәтче бабай»да – Бабай роленә, Туфан Миңнуллинның «Мулла»сына, Казан гастрольләре өчен, Мулла роленә «ввод»ка керттеләр. Спектакльне Казанда караган булсагыз, мине күргәнсездер.
Тинчурин театры – стационар театр, Минзәлә артистлары гел юлда. Юлга чыга башлау авыр бирелдеме?
Театрның үз сәхнәсендә спектакльләрнең аз уйналуы авыр инде ул. Минзәлә театры гел «выезд»лар булуы белән аерыла. Ул вакытта ярата идем юлда йөрүләрне. Хәзер авыр икән. Мин юл кешесе түгел. Бәлки, гаилә булуга да бәйледер. Бала да сагындыра.
Гаилә бөтен кешедә бар инде...
Минем шулайрак.
«Акылны кушкач: «Кара, шулай икән бит», – дип уйлап куясың»
Ярар, юлдан да туйгансыңдыр, бәлки. Тагын нинди сәбәпләр булды театрдан китү уеңны ныгыткан?
Рольләр бирми башладылар, дигән сәбәпләр юк. Дамир Самерханов рольләр биреп торды, чөнки үзе чакыртып алды бит. 1 ел эчендә әллә ничә шалтыратты. Ул вакытта «беркайчан Минзәлә театрына бармыйм» дигән идем.
Нигә?
Ерак бит инде.
Дамир дигәннән, театрда аның кыен вакытлары булды – директор белән аңлаша алмавы турында интервьюда үзе дә сөйләде. Ул чакта кайсы якны якладың? Театрында каршылык булганда артист битараф кала алмагандыр.
Мин бу якка да, теге якка да чыгарга тырышмадым. Хәтерләп тә бетермим инде нечкәлекләрен...
Артистлар, бигрәк тә үзе чакырганнары, режиссерга таяныч булырга тырыштыгызмы?
– Хәзер без аның таянычы инде. Ул вакытта безнең дә төрле чаклар булгандыр... Әйе, яшерен түгел – каршылыклар булды. Шул чакта Роберт абый ягынарак китү булды инде, булмады түгел. Хәзер шул чакларны искә төшерәм дә, дин ягыннан да карап, андый нәрсәләргә катнашу кирәкми икән, дим. Дамирның хәзер театрга бик кирәкле кеше икәнлеген аңлыйм.
«Әле Дамир бер проект белән федераль грант отты, – дип сүзгә кушылды Илнур Гайниев. – Ике артист гарип балалар булган өйләргә барып спектакль уйнаячак. Без моны социаль яклау бүлеге белән эшләдек һәм якын-тирә районнарга йөриячәкбез. Ялгышмасам, 40лап гаиләдә булачакбыз. Бу – бик кызыклы проект».
– Монда акча эшләү максаты тормый. Социаль проект, – дип дәвам итте Ильяс. – Бу – савап. Кыскасы, Дамир белән мөнәсәбәтләребез хәзер бик әйбәт. Ул миңа бик булышты.
Димәк, теге вакытлар өчен бераз үкенү бар?
Юк түгел.
Илнур: Элек булса ул, бәлки, бу уйга килмәс тә иде. Үзе дә җитәкче булып карагач, «ике армиягә» бүленүнең дөрес әйбер булмавын аңлады инде. Режиссер белән директор арасында низаг бар икән, алар аны үзләре генә хәл итәргә тиеш. Бүленеп бетү – бик начар. Директор балансны тотарга тиеш. Төрле хәлләр була. Артистлар эмоциональ бит – кабынып китәләр. Берсенә дә сүз тидерткәнем юк.
Ильяс, сиңа эмоцияләрне тыерга туры киләме? Артистка кичерелгән әйбер хәзер, директор урынбасары буларак, сиңа ярамаска мөмкин.
Килә.
Нәрсә ярдәм итә?
Контроль кирәк. Рациональ акылны «кабызам». Ул яктан Илнур Зөфәрович киңәшләр бирә. Кайчакта, эмоциягә бирелеп, тегеләй итәсе килә, болай итәсе килә. Ә бит аның икенче ягы да бар. Акылны кушкач: «Кара, шулай икән бит», – дип уйлап куясың.
Сәхнәдән китәргә карар кылгач, театрда беренче кем белән киңәштең?
Директор белән. Роберт абыйның җитәкчелектәге соңгы айлары иде. Мин бит театрдан бөтенләй китәргә җыенган идем...
Кая?
Иҗаттан еракка. Роберт абыйның мине җибәрәсе килмәде. Аннары директор алышынды. Илнур Зөфәровичка да әйттем.
Илнур Гайниев: Без Ильяс белән мәдәният институтында бер курста укыдык: бер елны кердек, бер елны тәмамладык. Ул – театр бүлегендә, мин – хореографиядә. Гомуми лекцияләрне бергә укыдык, бер аудиториядә утыра идек. Мин театрга килгәч, Ильясның Минзәләдә эшләве миңа сөенечле ачыш булды. «Китәм», – дип, бер генә түгел, кат-кат керде. «Китмә!» – дидем. Менеджер буларак алдын да, артын да уйлыйсың бит инде. Хатыны Зилия – бер дигән актриса, вокал мөмкинлекләре дә бар. Ире артыннан, иртәме-соңмы, Зилиясе дә китсә, дип тә борчылдым. Шуңа Ильяска шушы вариантны тәкъдим иттем. Чөнки команданы алмаштыру вакыты бара иде – шул вакытка туры килде.
Ильясның оештыру эшенә мөмкинлекләрен чамаладыгызмы?
Илнур Гайниев: Юк, минем бары тик аны җибәрәсем генә килмәде. Беренчел максат – аны тотып калу иде. Ул бит эшен эшләп кайтып китүчеләрдән түгел, театр өчен «яна» торган кеше. Репертуар сәясәтен, театр стратегиясен аңлый, хуҗалык эшләрен дә белә.
Ильяс, хәзер сәхнә кырыенда артистлар уйнаганын мөлдерәп карап тормыйсыңмы?
Ул кадәр үк мөлдерәп карап тормый. Әмма бар инде бераз.
Мин булсам, болайрак уйнар идем, дисеңме?
Юк, алай кеше тәнкыйтьләп карамыйм.
Минзәлә театрының киләчәген, барыр юлын үзеңчә күзаллыйсыңмы?
Алга инде.
Нинди юллар, нинди репертуар белән?
– Репертуар мәсьәләсендә балансны сакларга кирәк. Кече шәһәр театрлары өчен федераль акчалар театрга мөмкинлекләр ача. Яңа режиссерлар чакыра, затлы декорацияләр эшләтә алабыз. Моның белән фестивальләргә йөрү мөмкинлекләре дә арта. Әмма фестиваль спектакльләренә кереп китеп халыкны югалтмаска иде – менә шул!
Минзәлә театры да берара фестиваль спектакльләре, экспериментлар белән мавыгып алды. Кайсылары уңышлы булды, уңышсызраклары да юк түгел.
Мин дә шуны күз алдында тотып әйтәм.
Ул чорны ничек кабул иттең? Каршы булдыңмы, әллә...
Каршы дип, берара күпкә китте...
Күпкә киткәнне телең белән әйттеңме, әллә уйлап кына йөрдеңме, диюем.
Әйттем. Ишеткәннәрдер дә, бәлкем. Мостай Кәримнең «Кыз урлау» комедиясе кебек халыкчан спектакльләр дә чыкты. Фестиваль спектакльләре дигәннән, аларның уңышлысы да булды. «Гроза/Яшенле яңгыр», мәсәлән. Кайберләре уңышсызрак иде инде.
Илнур Гайниев: Әсәрнең уңышлысы да, уңышсызы да бар инде, саный китсәң. «Җинаять һәм җәза» да (Ф. Достоевскийның «Преступление и наказание» әсәре буенча куелган спектакль. – авт.) фестиваль спектакле инде. Ләкин без аны «Пушкин картасы» белән әйбәт кенә йөрттек. Үзен аклады. Чыгардың да, үтмәсә – кертеп аттың, дип кенә булмый. Менеджер буларак, андый хәл күңелне бик тырный. Дәүләт бит мөмкинлекләрне ача, шул спектакль халыкка «кермәсә» – бик кыен. Ярар, 2-3 тапкыр фестивальгә алып барып кайттың, ди. Ә бит милләткә дә хезмәт итәргә кирәк. Без дүртәү –- Булат Бәдриев, Дамир Сәмирханов, Ильяс һәм мин – утырабыз да гел сөйләшәбез...
Сәнгать советсыз гынамыни?
Килгән шәпкә «худсовет» дип бик тотынган идем. Вахтангов театрында директорлар форумында бер акыллы фикер әйттеләр. «Театрда худсовет ул – директор белән режиссерга страховка булсын өчен тудырылган әйбер», – дип сөйләде бер спикер. Ягъни, җитәкченең «башына суксалар», «худсовет кабул итте» дип котылырга мөмкин булган. «Шуңа күрә артык мавыкмагыз», – дип киңәш иттеләр. Җыелып алабыз инде, сөйләшеп. Әмма артист кеше бит ул эмоциональ була, йөрәккә якын ала. Җыелышларда да образга кереп китә башлыйлар. Шәхескә кагылу китә. Мин үзем дә, Ильяс та шәхескә кагылганны яратмыйбыз.
Ильяс, директор белән каршылыклар буламы?
Каршылык түгел инде. Театр дөньясына яңа кереп бара торган кеше буларак, үзе бездән киңәш сорый. Һәр театрның үз традицияләре бар, ул аңа игътибар бирә. Роберт абый вакытында булган бер генә традицияне дә төшермәдек.
Син директорга караганда труппага якынрак, чөнки аның «эченнән» чыккан. Артистлар сине арадашчы итеп кулланып, җитәкчелеккә әйтәсе сүзләрен синең аша җиткерәләрме?
Алар миңа нидер әйтсәләр дә, мин алар әйткән сүзне Илнур Зөфәровичка әйтмим.
Сүзнең бит «әйтсен өчен» һәм «әйтмәсен өчен» әйтелгәне була.
Алай иткәннәре юк. Мин сүз йөрмим. Алар аны белә – шуңа күрә алай итмиләр. Илнур Зөфәрович артистлар белән гел җыелыш ясап тора бит – аларның сүзен, фикерен турыдан-туры ишетә, проблемаларын белеп тора.
«Ике сәгать буе рольдән чыгардылар. Калтырыйм. Елыйм»
Нинди һөнәрләрең бар? Театрдан киткән булсаң, диюем.
Мин тарих укыта алыр идем, ораторлык осталыгым да бар. Вәгазь укып, бер җомга намазын алып барганым да бар. Тарихны үзлегемнән бик күп укыдым. Китап укырга бик ярата идем. Хәзер инде күбрәк дини китаплар укыйм.
Тарих белән кызыксынучы буларак, кайсы тарихи чорны сәхнәгә чыгарыр идең?
Чукындыру вакытлары турында бер әсәр укыган идем. Чукындыру вакытларында үз динендә калган бер егет турында. Авылдашлары аннан йөз чөереп куып җибәрәләр.
Синең «Иблис» трагедиясендәге ролең искә төште. Героең кебек коткыларга бирелмисеңдер хәзер, әйеме? Ул ролеңне сагынасыңмы?
Әйбәт роль иде. Вакытында уйналды. Ләкин сагынмыйм. Анда иблиснең кеше нәфесенә тәэсире әйбәт күрсәтелә.
Дин аны тыярга өйрәттеме?
Диннең бөтен максаты шул инде – нәфесне басу, кешенең «эго»сын басу. Мин өйрәнәм. Әле нәфесем бөтенләй басылган дия алмыйм. Нәфесем бөтенләй басылган булса, театрда эшләмәс идем.
Ул кадәр басылу кирәкме икән?
Ничек кирәк булмасын?! Бу дөнья белән генә бетми. Мәңгелек дөнья бар.
Спектакльләрдән чыгу процессы авыр идеме? «Иблис» кебекләрдән, мәсәлән.
Университетта укыганда, бер шундый хәл булды. Үзләренең егетләре булмагач, IV курс кызларының диплом спектакльләрендә катнаштык. «Туй күлмәгем, соңгы бүләгем» спектаклендә бер бабайны уйнаган идем. Кызының кабере янында бабайның соңгы монологы бар. Тәҗрибә юк ул вакытта, шул монологны сөйләгәндә эмоциягә бирелеп киттем дә, мине рольдән 2 сәгать буе чыгардылар. Кызымны уйнаган актрисаны каршыма алып килеп, «менә, исән бит ул» дип күрсәттеләр. Башым китәр дәрәҗәгә җиткәнмен.
Ул «баш китү» ничек күренә?
Калтырап утырам. Елыйм. Шул турыда, Тинчурин театрында эшләгәндә, Ренат Шәмсетдиновка сөйләгән идем. «Ул алай булырга тиеш түгел», – диде.
Образдан чыгарга өйрәтмиләрмени сезне?
«Зажимнарны» бетерергә өйрәтәләр иде инде. Беренче вакытларны сәхнәгә чыгар алдыннан ашамый идем, бәдрәфкә бармый идем. Организмда киеренкелек торырга тиеш.
Абау!
Сәхнәгә чыккач онытыла ул.
Син моны үзең уйлап таптыңмы?
Алай итүчеләр бар. Булыша ул әйбер.
Илнур: Сез моны интервью исеме итеп куя күрмәгез инде. Ашамауга килгәндә, бөтен артистларда бардыр инде ул...
Ильяс, куйсалар, берәр мәчеткә имам булып китәр идеңме?
Куймыйлар. Куялмыйлар. Китә дә алмас идем. Чөнки аның өчен гыйлемле булырга кирәк. Имам була алмавымның сәбәбе – имамга сораулар белән киләләр, ә мин хөтбә бирүче түгел. Шуннан куркам. Элек бит башкача булган. Диндә өч төрле җавап бар: чыганак буларак, Коръән яки сөннәт һәм «мин белмим» дигән сүз. Хәзер «мин белмим» дисәң, «бу – надан» диләр. Элек «белмим» дигән әйбер наданлык түгел, кешенең сорауга җавап бирүдән куркуы булган. Чөнки җавабың өчен дә җавап бирәсең бар. Мин кешегә җавап бирермен, ә ул дөрес булмас. Чөнки бит гыйлемем бик аз. Ул шул миннән алган «гыйлемне» алып китәр дә башкаларга таратыр.
«Мөхәммәдия»гә яки, Ислам университетына керү теләгең юкмы?
Юк. Чаллының Ак мәчетендә укыталар, анда уку хыялы бар.
Хаҗга бару хыялы бардыр инде.
Бар. Ул – минем максат.
Уңышлар, Ильяс!