Бәйрәм алдыннан җырчы Данир Сабиров чит хатын-кыз белән «свидание»гә барган. Шактый өлкән яшьтәге ханымны Данир Сабиров өеннән барып алган. Аңа чәчәк бәйләме, кәнфит бүләк иткән һәм шәһәрнең затлы ресторанына чакырган. Тәмле кичке аш белән сыйлаган, үзе гармунда уйнап, Фирүзә ханымга багышлап җырлар башкарган. Очрашу вакытында Данир үзен чын джентельменнарча тоткан, Фирүзә ханымга назлы сүзләр әйтергә дә онытмаган. Бу вакытта артистның тормыш иптәше Миләүшә кайда булган соң, ни җаны белән хәләл җефетен читләр белән ресторанга җибәргән? Баксаң, Данирның болай чит хатыннар янында йөрүенә җырчы Марат Яруллин «гаепле» икән. Әлеге ике артист арасыннан «кара мәче үткән» дип язган идек. Конфликт (ә бәлки, пиар өчен махсус уйлап чыгарылган «конфликт»тыр) Маратның, уйлап бетермичә, Данир Сабировның җырлавын тәнкыйтьләвеннән башланып китте. Марат фикеренчә, Данир кебек талантлы юмор остасына җырлап азапланмыйча, кызык сөйләп йөрү күбрәк килешә. Данир да үзенә «төбәп атылган укны» җавапсыз калдыр