6 февральдә Чаллыда «ашыгыч ярдәм» машинасы җиңел автомобиль белән бәрелеште. Авария шаһитларының күбесе яшь кенә кызны истә калдыргандыр, мөгаен – ул яраланган кешенең кулыннан тотып тора, җылытырга маташа. «Челнинские известия» газетасы Татьяна исемле бу кызны эзләп тапкан. Татьяна Григорьева – Чаллыда эстетик стоматология клиникасы хезмәткәре. Дипломы буенча клиник фармаколог, Казан медицина университетын тәмамлаган, хәзер маркетинг белән шөгыльләнә. Ул, үзен эзләгәннәрен белгәч, уңайсызланган. Авария булган көнне Татьяна кич белән кибеткә чыга, сумкалар күтәреп кайтып килгәндә, авария шаһиты була. «Башта коточкыч тавыш чыкты. Аннары мин «ашыгыч ярдәм» ауганын күрдем», – дип искә ала ул. Кыз килеп җиткәндә, авария урынында кешеләр җыелган була. Алар, бергәләп, машинаны торгызып бастырырга тели. Машина астыннан кеше тавышы ишетелә. Татьяна да башкалар белән машинаны бастырырга маташа. «Машинаны бераз күтәргәч, аның астында кеше ятуын күреп алдык. Бәрелгән вакытта медик тәрәзәдән очып
Чаллыда авариягә юлыккан фельдшерны җылытырга тырышкан кызны тапканнар
9 марта 20239 мар 2023
1
1 мин