Җырчы гаиләнең өйләнешүләренә 20 ел гомер узган икән инде. Бу истәлекле вакыйганы искә алып, Гүзәл «Телеграм» каналында никах көненнән тарихи видео белән уртаклашкан. «Бүген 7 март, безнең никахка – 20 ел... Хәзер Илдар, балалар белән утырып, чәй эчәбез. Җаным, рәхмәт булганың өчен. Мин сине бик яратам», – дип, мәхәббәтен аңлаткан ул пар канаты – Илдар Хәкимовка. 4 балалы бу матур гаиләгә тамашачылары тарафыннан җылы эчтәлектәге бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән. «Бик матур гаилә сез!», «Иң-иңнәре!», «Сезнең турында нәрсә генә сөйләмәсеннәр, ләкин сез – искиткеч гаилә, шушы көнгә кадәр бер-берсен яратучы гашыйк пар! Үз талантыгыз, үз көчегез белән шушындый дәрәҗәгә җиткән кешеләр. Сезнең кебекләр бармак белән генә санарлык», – дип, Гүзәл белән Илдарга сокланганнар. Видеога карап, гомернең тиз үтүен, никахлар да элек икенче төрлерәк узуын искәртүчеләр дә булган. «Әйе, мода үзгәрә, ә Гүзәл белән Илдар – шул ук!» – дип язып куйган берәү. Иҗади гаиләне никах көннәре белән без дә тәбрикл