Блогер Илүсә Фәләхова, фатирын һәм машинасын сатып, ире белән Дубайга күченеп китүе белән халыкны шаккатырган иде. Алар белән бергә дуслары да күченде, хәзер алар, зур гаилә булып, бер фатирда яшәп ята. Язылучыларның «сез эшкә урнашырга җыенасызмы» дигән соравына блогер «монда беркем дә эшкә урнашырга җыенмый» дип җавап биреп шаккатырды. Дубайга күченүче төркем әгъзалары турында «безнең уртак бизнес» дип тә сөйли блогер. Алар бергәләп инглиз телен өйрәнергә, «Үсеш ноктасы» проектында да катнашырга чакыра. Илүсә Фәләхова Казанда яшәгән вакытта ук намаз укый һәм яулык ябып йөри башлады. Әмма социаль челтәрләрдә ул яулыксыз да күренә иде. Шуңа халык аны аңлап бетермәде. Хәзер ул яулыкны салмаска дигән ныклы карарга килгән. Бу хакта ул үзе социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә. «Мин октябрьдә урамга яулыксыз чыкмаска карар иттем. Хәзер «мине яулыксыз ирем белән туганнардан башка беркем дә күрмәячәк» дигән карарга килдем. Дингә килү юлы һәркемнең үзенеке. Кемдер озын, урау юллар аша килә, ә
Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова яулыгын «ныклап япкан»
8 марта 20238 мар 2023
1
1 мин
