Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Гыйбрәтле кыйсса: Хуҗа Насретдиннең гадел хөкеме

Хуҗа Насретдин судья булганда аның янына ике кеше килә. Берсе әйтә:

- Бу кешенең кибете яныннан узып барганда, минем кулымда күмәч иде, ә ул ит пешерә иде. Кызган ит исе мине туктатты, мин икмәгемне сындырып, аңа ит исе "биреп" ашадым. Инде китәм дигәндә, кибет хуҗасы мине тотып алды һәм ит ис өчен акча түлә, диде. Бу дөресме?

Хуҗа Насретдин кибетчедән сорады:

- Сез ит исе өчен күпме хак телисез?

- Биш дирхәм.

Хуҗа Насретдин икмәк хуҗасына әйтте:

- Биш дирхәмеңне җиргә ташла.

Теге кеше шулай эшләде, ул үзенең дирхәмнәрен бер-бер артлы ыргытты, шалтыраган тавыш чыкты.

Хуҗа Насретдин кибетчегә әйтте:

- Син шалтыраган тавыш ишеттеңме?

- Әйе, ишеттем.

Хуҗа Насретдин хөкем чыгарып әйтте:

- Бу шалтырау - сиңа ит исе өчен түләү булды. Ул борыны белән "ашаган" булса, син түләүне колагың белән "алдың".

(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)