«Юк, дип әйтергә өлгереп була» Лилия апа, Винарисның тәкъдим ясавын көткән идегезме? Күз алдына да китермәгән идем. Бу – минем өчен көтелмәгән вакыйга. Үз аңыма менә әле генә киләм. Аннан соң, мин – «холостяк со стажем» бит, шуңа бераз гаилә кору куркыта да. «Әйе» дип, дөрес адым ясадым микән, дип уйлап йөрим. Хәзер бит инде 18 яшьлек улым бар, тиздән оныклар көтү яшенә җитәчәкмен. Ә Винарисны инде ничә еллар бары тик дус итеп кабул итә идем. Миңа аның янында гел уңайлы. Бәлки, аңа ышанып, аның артыннан барырга кирәктер. Кем белгән, барысы да яхшы булыр, бәлки. «Юк» дип әйтергә гел өлгереп була ул. Шуңа күрә ризалаштым. Әле бүген кабат сорадым, аның ниятләре бик җитди икән. Сезнең арада берни булмадымы әллә бу еллар дәвамында? Юк, бары тик дуслык. Аның миңа яратуын әйткәне булгалады, тик минем ул сүзләргә, төптән уйлап, игътибар иткәнем юк иде. Мин Винарисның ышанычлы кеше булуын гына беләм. Әле ул миннән яшьрәк тә бит, бәлки, шуңа күрә аңа ир-атка кебек караганым булмагандыр. Ул сезне
Лилия Хәмитова Винариска кияүгә чыгуы турында: «Әни: «Җүләрләндеңме әллә», – диде»
13 марта 202313 мар 2023
3
3 мин