Алабугадан мобилизацияләнгән Илдарның (исеме үзгәртелде) хатыны Ләйсән өйдә 2 баласы белән калган. Илдар инде берничә ай махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти. Гаилә тарихын "Новая Кама" район басмасы яза. Ләйсәннең тәрәзә төбендә замиокулькас – «хатын-кыз бәхете» гөле үсә, аны 10 ел элек тормыш иптәше бүләк иткән булган. Ләйсән белән Илдар 2010 елда таныша. 1 елдан соң, егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. 2013 елда – кызлары, тагын 3 елдан уллары туа. Гаилә ипотекага фатир ала. Ремонт ясау һәм машина алу хыяллары белән янып йөргән вакытта, гаилә башлыгы мобилизациягә эләгә. Көтелмәгән хәл булды. Башта шок хәлендә идем. Аннан соң ирем Казанда җыю пунктында булды, һәр ял саен кызым белән Казанга барып йөрдек. Анда бару мөмкинлеген биргән өчен, район башлыгына рәхмәтлебез, – дип сөйләгән Ләйсән. Хәзер ул тормыш иптәшенең шалтыратуларын көтеп яши. Телефон шалтыраган саен, балалар: «Әни, әни, бу – әти шалтыратадыр», – дип йөгереп килә. Барыбыз да көтеп яшибез. Эштә, өйдә, я
Ирен көткән Ләйсән: «Телефон шалтыраганда, балалар: «Әни, бу әтидер», – дип йөгереп килә»
5 марта 20235 мар 2023
1
1 мин