Яңгыр белән кояш алышынып торганда, балалар белән урамда йөрергә дә җайсызрак. Анда юеш, монда пычрак. Таудан бер шуып төшсәләр дә тезе, артлары лыч су була. Әмма чыкмыйча да булмый. Әле беренче бала тугач нинди генә һава торышы булса да, көненә ике тапкыр чыгып, икешәр сәгать йөртеп кайтырга тырыша идем. Кар яуса да, яңгыр астында дождевик каплап та чыга идем. Врачлар куша бит! Балага һава кирәк! Сырмалы ыштаннар, капюшон һәм бияләй киеп, элек урман кисәргә баручы ирләр кебек, китәсең коляска белән кар ерып...Хәзер инде мөмкинчелек булганча. Бүген дә яңгырдан соң балалар мәйданчыгында кечкенәсен алдымда тотып утырам. (Йокламаганда коляскада ятасы да, утырасы да килми). Яныма бер мөлаем гына кыз килеп утырды. Татарча матур итеп: — Арыдым, сезнең янга утырсам ярыймы?— дип сорады. Гадәттә урысча сүз башлыйлар. Татарча ишеткәч рәхәт булып китте. — Әйе, утырыгыз монда,—дип кырыйгарак шуыштым. Аның да алдында безнең кечкенәбез тирәсендәге бала. Бернәрсә дә сорап өлгермәдем, үзе сөйли б