Шушы көннәрдә Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның кызлары Сылуга 1 яшь тулган. Шул уңайдан иҗади гаилә матур фотосессия ясаган, ә Сылуга рәхәтләнеп кул белән тортта буялырга да рөхсәт иткәннәр. «Язмышымның иң зур бүләге. Сулар һавам, яшәр көчем, иң зур бәхетем. Балам син. Бүген тормышыбызның иң бәхетле көне, без әти-әни булган көн. Инде 1 ел узып та китте, җитешмичә дә калабыз кебек. Кызыма 1 яшь! Сине назлап, кадерләп, яратып үстерербез. Бәхетле, тыныч, матур балачак телим», – дип язган әни кеше. «Бүген кызыбызның беренче туган көне. Иң бәхетле көн нәкъ 1 ел элек иде! Туган көнең белән, кызым! Без сине яратабыз!» – дип язган Сылуның әтисе. Җырчыларның иҗатын һәм тормышын яратып күзәтүчеләр Сылуга күпсанлы котлаулар калдырган. Иҗади гаилә, кызларына багышлап, «Кызыма» җырын яздырган.
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина кызларының туган көненә җыр яздырган
5 марта 20235 мар 2023
5
~1 мин