Шушы көннәрдә Данир Сабиров «Язлар» җырын яңартып, тере уен кораллары белән яздырып, үзе әйтмешли, яңача җырларга өйрәнеп, камилләштереп чыгарды. Юмор остасының сәхнәдәше Марат Яруллин, бу җыр чыкканнан соң, Данирның иҗатына берникадәр бәя биргән, хәтта җырламаска киңәш иткән. Марат социаль челтәрдә сторисларында Данирның «Язлар» җырын тыңлый-тыңлый болай дип сөйләгән: – Бүген якын дустым Данир Сабировның яңа җыры чыккан икән. «Язлар килә, язлар...» Чынлап та, бүген – язның беренче көне. Данир маладис, «красавчик»! Ни әйтәсем килә: син бит инде «мощнейший» юморист, татар юморының короле бит инде син, «брат», сүз юк! Ә җырга килгәндә... Җыр фонындагы тышлык, бэк-вокал шәп булган, аранжировкаң әйбәт... Менә тыңлыймын да, шундый фикер килде башка: бәлки, сиңа шулкадәр акча туздырырга кирәкмидер җырларга? Бәлки, сиңа юмор белән генә шөгыльләнергәдер? «Брат», уйлап кара үзең. Дуслар, ә сез ничек уйлыйсыз? – дип сөйләгән Марат. Данир Сабиров та якын дустына җавапсыз калмаган: – Күрәсең, март
«Ай-яй, хурлады...» – Марат Яруллин Данир Сабировка җырламаска киңәш иткән
3 марта 20233 мар 2023
4
1 мин