Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын ясаган кешеләрнең берсен – Мәскәүдә яшәүче Андрей Ботиковны үз фатирында буып үтергәннәр, дип яза «Комсомольская правда». Андрей Ботиковка 48 яшь, ул Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәгендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән. «Спутник V» вакцинасын ясаган өчен, ул Россия президенты бүләгенә дә ия булган иде. Фаҗига пәнҗешәмбе көнне Ботиковның Мәскәүдә Рогов урамындагы фатирында була. «Мэш» каналы хәбәр итүенчә, аның фатирына 29 яшьлек Алексей исемле кеше килә. Бу кешенең элек аеруча авыр җинаятьтә – кеше урлауда, кеше талауда гаепләнеп, 9 ел төрмәдә утырып чыккан булуы билгеле. Чыккач, ул интим хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән. Ул Ботиковның йортына үзе генә түгел, 18 яшьлек бер кыз белән килә. Алексей Ботиковның фатирына керә, кыз урамда кала. Ирләр арасында бәхәс чыга һәм «кунак» Ботиковны каеш белән буып үтерә, пычак белән кадый. Аннары аның фатирыннан кыйммәтле әйберләрне урлый һәм кача. Иртән галим эш
Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын ясаган вирусологны буып үтергәннәр
3 марта 20233 мар 2023
1
1 мин