Кичә үзенең туган көнендә Винарис Ильегет җырчы Лилия Хәмитовага тәкъдим ясады. Без Винарис белән элемтәгә кердек. «Без 27 ел дәвамында дуслар булдык. Яшь чакта аның җырларына гашыйк булган идем. Бу еллар дәвамында без бер-беребез өчен терәк булдык. Хәзер яшь егетләр кебек гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. 45тә баш белән күбрәк уйлыйсың ул. Лилия – минем өчен бик якын кеше», – ди Винарис. Лилия Хәмитова Арчада яши. Ул әнисен карый. «Әлегә кайда яшәячәгебезне төгәл белмибез. Мин дә, бар эшемне ташлап, Арчага кайтып китә алмыйм. Лилиягә дә әнисен карарга кирәк. Әнисен күчерергә микән, дип тә уйлаган идек, тик ул гомер буе үз нигезендә яшәгән, бик күчәсе килми», – ди кияү-балакай. Хәмитованың улы Әмир бу яңалыкны уңай кабул иткән. «Лилия юбилейдан соң Арчага кайтып китте. Улына кулларын күрсәтеп: «Ни күрәсең?» – дигән. Улы маникюрын гына күргән башта, аннан соң йөзеккә игътибар иткән. Минем тәкъдим ясавымны белгәч, «классно» дигән. Менә хәзер барысын да хәл итәргә кирәк. Сораулар бик күп!» –