Закон терлекчелекнең өстәмә продуктларын әйләнешкә кертүгә таләпләрне билгели (саклау, эшкәртү, яңадан эшкәртү, транспортлау, сату һәм куллану). Терлекчелекнең өстәмә продуктларын юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, юридик затсыз оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне гамәлгә ашыручы крестьян (фермер) хуҗалыкларына гына тапшырырга рөхсәт ителә. Таләпләр үтәлешен Россельхознадзор контрольдә тотачак. Законның тәртибе, үтәлеше турындагы сорауларга Ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин җавап бирә. – Әгәр дә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче җыелган тиресне яз көне басуга органик ашлама буларак кертсә, бу – хокук бозу дип танылачакмы? – Әйе, закон нигезендә, бу – хокук бозу дип таныла. (Закон буенча эшкәртелгән тиресне генә кулланырга ярый). – Яңа законны бозмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? – Тиресне саклау өчен махсус урын оештырырга кирәк, анда ул 1 ел сакланырга тиеш, шуннан соң аны кулланырга яки сатарга мөмкин булачак. – Барлык хуҗалыклар да яңа законны үтәргә
Кыш җыелган тиресне язын басуга чыгару тыелачак: штрафка тармас өчен нишләргә?
12 марта 202312 мар 2023
1
4 мин