Салават Миңнеханов белән Гүзәлем «Татарстан – Яңа гасыр» каналында кунак булган. Тапшыруны алып баручы Айваз Садыйров белән Әдилә Сәфәрова аларга тамашачылардан килгән сорауларны биргән. «Мәдинә үсеп җитте инде, ә кайчан яңа герой барлыкка киләчәк?» – дигән сорауны укыды Айваз Садыйров. «Аллаһтан сау-сәламәт балалар бирсен, картайган көндә безгә терәк булсыннар, дип сорыйбыз инде. Аллаһтан гына тора», – дип җавап бирде Салават Миңнеханов. «Мәдинәгә быел 4 яшь тулды инде. Без планлаштырабыз, Мәдинәгә иптәш алып кайтырга ният бар. Кичә әтисе яңа уенчык алган – коляска, анда ике малай. Шуларга исем куштылар», – дип сүзгә кушылды Гүзәлем. «Берсе Ибраһим, икенчесе Габдулла. Шулар белән «Габдулла, Ибраһим дип төне буе уйнап» йоклыйбыз инде», – диде Салават. «Габдулла белән Ибраһимны көтәбез инде», – диде Гүзәлем. «Икесе дә берьюлы була ала бит. Аннары ИлСафның «берсе – ай, икенчесе – кояш» җырын җырлыйсыз инде», – дип, Айваз Садыйров иҗади гаиләгә игезәк балалар теләде. Видеоны караучыларны