«ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова тапшыруның кунагы Ильмира Нәгыймовадан хыяллары турында сорады. «Үземнең зур өем турында хыялланам. Күп балалы гаиләдә үскәч, 2 балада гына тукталасым килми, минем зур гаилә төзисем килә. Балалар – ул шатлык-сөенеч. Беренчедән, Казанга күченәсем килә. Чаллыда каласым килми, анда яшәргә теләгем дә юк иде. Казан – яраткан шәһәрем. Эшем Казанда булгач, авыр. Айга 5-6 тапкыр 500 чакрым йөрү ардыра. Чаллыда ничә еллар яшәгәч, аны да яратам, әмма Казанга күченәсем килә. Әле 1 ел күчми торам, фатир ипотекасы ябылмаган әле», – дип уртаклашты җырчы. Җырчы хыяллары турында «ТМТВ» каналы видеосында 58.28 минутта сөйли башлый.
Ильмира Нәгыймова: «Үземнең зур өем, күп балалы гаилә турында хыялланам»
12 марта 202312 мар 2023
1
~1 мин