«Mash» каналы Тверьдә булган мәзәк тә, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә сәер дә хәл турында яза. Тверьдә яшәүче Екатерина Интернетта Молдавиядә яшәүче егет белән таныша. Сергей исемле егет матур сүзләр белән аның йөрәген яулый. Алар телефоннан аралашып торалар. Бераздан «егет» кызны әзерли башлый – үзенең танышу сайтындагы фотога охшамаган булуын әйтә. Екатерина кияүне чынбарлыкта күргәч, шиккә кала – егет чыннан да фотодагы кебек булмый. Әмма «Сергей» кызны ышандыра ала – аны, имеш, полиция эзләгән, шуңа күрә ул йөзен үзгәртү буенча операция ясаткан икән, шуңа күрә бите кызларга охшаган булган. Ә калган урыннарында – бар да тәртип… Гомумән, бәхетле булу өчен, кешенең тышкы кыяфәте нинди булуы мөһим түгел, иң кирәге – кешенең эчке дөньясы. Ә аның әтисе Германиядән икән, зур кеше. Кыз ышана. «Сергей» Екатеринаның кулын сорый, кыз кияүгә чыга. Гөрләтеп туй уздыралар. «Сергей» бизнесы зур икәнен әйтеп ышандыра, тик менә банктагы счетын вакытлыча блокка куйганнар, акчаларын ала алмый икән. Туй узд
Тверь кызы Интернетта танышып кияүгә чыга: ярты елдан соң ул кияүнең кыз кеше икәнен белә
12 марта 202312 мар 2023
2
1 мин