Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Гыйбрәтле кыйсса: башкаларга файда китерә, ә сезгә китермәскә мөмкин

Оглавление

Бер фермерның ике ишәге булган. Бер көнне ул аларның берсенә - тоз, икенчесенә буш чүлмәкләр төягән.

Ике ишәк юлга чыккан. Ярты юлга җиткәндә тоз күтәргән ишәк бик арыган, ә буш чүлмәкләр күтәргәне, киресенчә, йөгеннән бик канәгать булган. Тоз күтәргән ишәк арганын басарга теләп юл янындагы суга кереп киткән. Судан чыкканда ул үзен яңадан терелгәндәй хис иткән, чөнки аның аркасына күтәрелгән тоз суда эреп беткән. Ә икенче ишәк аркасындагы буш чүлмәкләре су белән тулганга күрә, судан чыга алмый интеккән, йөгенең авырлыгыннан гаҗиз калган.

Мораль:

Башкаларга файда китергән нәрсә сезгә ярдәм итмәскә мөмкин, хәтта зарарлы булуы да бар. Шуңа күрә үзегезгә туры килмәгән нәрсәләрне кабул итүдән сак булыгыз!

(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)