Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Гыйбрәтле кыйсса

"Куян һәм ташбака" хикәясенең асыл версиясендә ташбака белән куян арасындагы ярышта ташбака җиңә, чөнки куян җитдилек күрсәтми, юлда ятып йоклый... Ләкин, сез беләсезме, ахыр чиктә барлык урман хайваннары да ташбака аркасында үләчәген?! Ярыш тәмамлангач, урманда ут чыга, һәм ташбакага, ярышта җиңүче буларак, башка хайваннарга янгын чыгуын хәбәр итү вазыйфасы йөкләнә. Алар әйтүенчә, ташбака иң тиз йөрүче! Димәк, башка хайваннарга тиз арада әйтеп чыгачак... Әлбәттә, әкрен ташбака бу вазыйфаны үти алмый, шушы төптән уйланмаган, ахмак карар аркасында барлык хайваннар да янып бетәчәк. Мораль Кайвакыт җиңүче үзендәге сәләт сәбәпле түгел, ә башкаларның ялкаулыклары аркасында җиңү яулый. (Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)
Оглавление

"Куян һәм ташбака" хикәясенең асыл версиясендә ташбака белән куян арасындагы ярышта ташбака җиңә, чөнки куян җитдилек күрсәтми, юлда ятып йоклый...

Ләкин, сез беләсезме, ахыр чиктә барлык урман хайваннары да ташбака аркасында үләчәген?!

Ярыш тәмамлангач, урманда ут чыга, һәм ташбакага, ярышта җиңүче буларак, башка хайваннарга янгын чыгуын хәбәр итү вазыйфасы йөкләнә. Алар әйтүенчә, ташбака иң тиз йөрүче! Димәк, башка хайваннарга тиз арада әйтеп чыгачак...

Әлбәттә, әкрен ташбака бу вазыйфаны үти алмый, шушы төптән уйланмаган, ахмак карар аркасында барлык хайваннар да янып бетәчәк.

Мораль

Кайвакыт җиңүче үзендәге сәләт сәбәпле түгел, ә башкаларның ялкаулыклары аркасында җиңү яулый.

(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)