Башы: “Касыймия” мәдрәсәсе тарихы
Мәдрәсәнең беренче чорда төгәл укыту программасы булмый, мөдәррисләр үзләре кулай күргән, үзләре күзаллаган программа белән генә укытсалар, XX йөз башына инде мәдрәсәләргә реформа, үзгәрешләр керә башлагач “Апанай” мәдрәсәсенең дә үз уку программасы формалаша. 1913/1914 еллардагы уку программасы буенча 12 еллык уку-укыту курсы 3 бүлектән тора: 1) ибтидаи; 2) рөшди; 3) игъдадия. Һәр бүлекне үтү вакыты 4 ел була. Башлангыч ибтидаи бүлектә дин белеме, татар теле, арифметика, география нигезләре өйрәтелсә, рөшдиядә программа киңәйтелеп дин гыйлеме, татар теле, гарәп теле, арифметика, тарих, география укытылган. Соңгы игъдадия бүлеге дин гыйлеме, гарәп теле, логика, тарих һәм геометрия буенча белем бирүне башкара. Бу мәдрәсә мөгаллимнәре арасынннан татар җәмгыятендә танылган шәхесләр чыгуы да мәдрәсәнең дәрәҗәсен күрсәтә торган билге. Гарәп телен киләчәктә педагог, журналист, нашир буларак танылачак Әхмәдһади Максуди укытса, 1909 елдан башлап төрки һәм гарәп әдәбияты дәресләреннән булачак тюрколог Зәки Вәлиди белем биргән. Мәдрәсә каршындагы рус классында драматург Гафур Коләхметов эшли, ул арифметика дәресләрен дә алып бара.
Русча укудан манигъ кыйлмыйлар... арада французча вә немецча укучылары да юк түгелдер...
XIX йөз ахыры-XX йөз башында “Касыймия” мәдрәсәсе укыту программасына заманча яңалыкларны кертсә дә, традицион карашлы уку йорты буларак йөзен саклый. Мәдрәсәләр каршында булырга тиешле булган рус класслары булдыру да мәдрәсәгә авырлык белән кергән. Әлбәттә, бер мәдрәсәдә дә бу яңалыкны колач җәеп каршы алмаган. Халык мәгарифе министрлыгының 1870 елның 2 февраль карары белән таләп ителгән мәдрәсәләрдә рус классы булдыру таләбен татар җәмәгатьчелегендә зур авторитетлы Сәлахетдин хәзрәт Исхаков приниципиаль рәвештә кабул итми. Хәзрәт юк чагында 1873 елда Радлов “Апанай” мәдрәсәсенә рус теле укытучысын китертә.
“Апанай” мәдрәсәсе шәкертләре, замандагы үзгәрешләрне күреп, рус телен өйрәнүгә, гомүмән алганда, каршы булмасалар да мәдрәсәгә китерелгән рус теле укытучысы Вафа Мусинны кабул итмиләр. Аларга алдан урыс теле укытучысы итеп Каюм Насыйри вәгъдә ителгән була. Югары сыйныфларда укыган шәкертләр рус теле укытучысының юлына төшеп, аннан документларын сорый башлыйлар. Вафа Мусинга каршы торуга татар-башкорт уку йортлары инспекторы В. В. Радловның ачуы чыгып мәдрәсәне яптыру нияте барлыкка килә. Әмма конфликтны зурга җибәрмичә Вафа Мусин белән аралашкан, аңа ризасызлыгын белдергән Хәсән Тангатаров һәм Габдерәкыйп Нургалиев исемле шәкертләрне мәдрәсәдән чыгару белән генә тәмамлана. Чынлыкта исә, бу конфликт аерым кешеләр арасындагы конфликт кына булмаган, әлбәттә. “Яшерен” (“Секретно!”) мөһре сугылган документларда бу мәсьәләгә мәдрәсәнең үз карашы булганлыгы күрсәтелә.
1906 елда “Апанай”, “Ахун”, “Әҗем” мәдрәсәсендә укучы шәкертләр Иске Татар бистәсе мәдрәсәсенең рус теле укытучысы сүзләре буенча, хәтта элек йөргәннәре дә, рус теле дәресләренә килми башлый. Моны мәдрәсә администрациясенең каршылыгы нәтиҗәсе дип аңлата. Бу гаепкә каршы җавап “Йолдыз” гәзитендә 1907 елның 6 гыйнвар санында чыга.
“Хәлбүки, мөдәррисләрнең һичбере шәкертләрен русча укудан манигъ кыйлмыйлар. Фәкать һәр мәдрәсәдә сәгать 12 гә кадәр ислам дәресләре дәвам иттекеннән, шул вакыт эчендә шәкертләргә мәдрәсәдән чыгып дәрес ташлап йөрергә рөхсәт бирмиләр. Вә дәхи сәгать 1 гә кадәр һәр шәкерт өйлә намазы уку илә мәшгуль улачакларыннан шәкертләр ул вакытта училищега бара алмыйлар... Мәдрәсәләр искедән бирле килгән дини бер учрежденияләрдер. Һәр учреждениянең үзенә махсус низамы буладыр... Бу канунны полицийски да, помощник пристав та үзгәртә алмаслар”.
Сәгать бердән соң шәкертләр ирекле, кемдер ашап ала, кемдер һава суларга чыга. “Имам булырга хәзерләнгәннәре шул вакытта русча уку илә шөгыльләнәдер. Арада французча вә немецча укучылары да юк түгелдер. Моны мөдәррисләрнең һичбере манигъ кыйлмыйдыр. .. Ләкин рәсми дәрес вакытында мәдрәсәдән чыгып йөрергә һичбер мөдәррис риза булмас. Мәдрәсә – дарелгаҗизин* түгелдер” диелә.
*Дарелгаҗизин - картлар йорты, инвалидлар йорты.
XIX йөз ахыры- XX йөз башында “Касымия”дә рус классы эшләгән. 1897 елгы мәгълүмат буенча монда 20 шәкерт укыган.
Инкыйлаб вакыйгалары да мәдрәсәне читләтеп үтми, шәкертләр арасында революцион карашлылар да барлыкка килә. Хәтта ки, мәдрәсә укытучысы Габделбари Сәлимовка һөҗүм иткән, революцион җырлар җырлаган шәкертләргә шикаять итүләр вакыйгасы да була.
Татар халкының күренекле шәхесләрен тәрбияләгән абруйлы уку йорты
Төрле елларда “Апанай” мәдрәсәсендә татар халкының күренекле шәхесләре язучы, җәмәгать эшлеклесе Г. Г. Исхакый (1878-1954), дин галиме М.Я. Бигиев (1873-1949), җәмәгать эшлеклесе С. Н. Максуди (1875-1945), язучылар З. Бигиев, Г. Камал, А. Шамов һ. б. белем алганнар. “Касыймия” мәдрәсәсендә белем алган әлеге шәхесләр исеме генә дә, бу мәдрәсәнең татар зыялыларын, сәнгать әһелләрен тәрбияләве генә дә, мәдрәсәнең татар мәгарифе тарихындагы урынын күрсәтә торган факт. Заман үзгәрешләре белән шәкертләр арасында ризасызлыклар, укыту системасының үзгәреше көтелсә дә, татар җәмгыятенең үзе тарафыннан оештырылып, үз малына яшәткән һәм югары дәрәҗәдәге белем бирү үзәгенә әверелгән, үзенең ныклы нигезе, үзенең традицияләре булган уку йортының бөеклеген танырга кирәк.
“Секретно” грифы сугылган рәсми документларда Апанай (“Касыйми”) һәм Галиев (“Мөхәммәдия”) мәдрәсәсенең аерым күрсәтелүе, аның анда тәрбияләнгән шәкертләрнең үтә дини-милли фикерле булуларын күрсәтү дә, бу мәдрәсәләрне бетергән шәкертләрне муллалыкка, укытучылыкка алдырмауны тәкъдим итү дә – бу уку йортларының белем бирү дәрәҗәсенең куелышы хакында фикерләргә урын калдыра.