Найти в Дзене
Татарский Мир

“Касыймия” мәдрәсәсе тарихы

Мәдрәсәләре булу, ислам дөньясында танылган уку йортлары булу – халыкның дәрәҗәсен билгели торган күрсәткеч.

Татар халкының гаять катлаулы тарихи язмышында хәлиткеч рольне уйнаган, аны халык буларак саклап калган төп танычлар бар, ул дин, тел, белем. Татар авылы нигезләнү белән иң беренче эш итеп мәчет булдырылган, Мәчет – гыйлем, мәдәният, җәмәгать үзәге. Мәчет каршында беренче көннәрдән үк мәктәп, остазы булган җирләрдә мәдрәсә эшли башлаган. Белем бирү, гыйлем тарату һәр имамның иң төп бурычы санала, ул бурыч беркем тарафыннан билгеләнмичә, күңел кушуы, аның ихтыяҗы буларак эшләнә. Мәдрәсәләре булу, хәтта ки ислам дөньясында танылган уку йортлары булу – халыкның дәрәҗәсен билгели торган күрсәткеч.

Казан дәүләте мөстәкыйльлеген югалтканнан соң, Казан шәһәренең Иске Татар бистәсе җирендә эшли башлаган иң борынгы уку йортлары булып Юнысовлар һәм Апанай мәчете каршындагы уку йортлары санала.

Эдвард Турнерелли. Апанай мәчете. 1839. Фото: https://oldgravura.ru/
Эдвард Турнерелли. Апанай мәчете. 1839. Фото: https://oldgravura.ru/

Беренче мәчет каршындагы мәдрәсәне Казанның өченче гильдияле сәүдәгәре, ахун Ибраһим Хузяш (Әфәнде хәзрәт) 1796 елда салдырса, Иске Татар бистәсендәге икенче мәдрәсәне икенче гильдия сәүдәгәр Бикбау Хәлфин 1808 елда төзетә, 1815 елда янкорма өстәлә. Иске Бистәнең иң атаклы мәдрәсе – Апанай мәдрәсәсе Апанай мәчете мәхәлләсенә караган мәдрәсә була, әмма төрле вакыт аралыгында ул төрле исем йөрткән. Аның “Күлбуе”, “Кәримия”, “Галләмия”, “Касыймия” дигән исемнәре дә билгеле. Соңгы елларында мәдрәсә җитәкчесе – Касыйм Салихов исеменә нисбәтле итеп “Касыймия” дигәне халык күңелендә ныграк сакланып калган, моның тагын бер сәбәбе – җәдиди мәдрәсә булып, атаклы уку йорты булып татар җәмгыятендә танылу алуы да Касыйм хәзрәт идарә иткән елларга туры килә.

Әлеге мәдрәсәне тел белгече Җамал Вәлиди инкыйлабка кадәрге мөселман уку йортлары арасында беренче урынны алып тора, дип яза. Бу мәдрәсә урнашкан икенче мәхәлләдә шул чорның иң атаклы нәсел вәкилләре яшәгән, атаклы мөгаллимнәр дә биредә була. Бу мәдрәсәнең укытучы имамнары Бохарада дини гыйлем алган кешеләр, заманы өчен Бохарада белем алу гыйлемлелек билгесе саналган. Мәдрәсәне 1808 елдан ук башлап Гарәп илләрендә, Бохарада 15 ел буе дини белем алган бик гыйлемле Салих бине Сәгыйдь әл-Кили (1825 елда вафат) дигән кеше җитәкли. Бу мәдрәсә, шәкертләр саны ягыннан караганда, Беренче мәхәллә мәчете мәдрәсәсеннән дә зуррак булган. 1820 елларда ук Апанай мәдрәсәдә 80 шәкерт укыган.

“Касыймия” мәдрәсәсе, Фото: https://photobuildings.com
“Касыймия” мәдрәсәсе, Фото: https://photobuildings.com

Мәдрәсәнең ике катлы таш бинасы ике бүлмә, ашбүлмәсе һәм ишегалдыннан торган. Мәдрәсәнең кеременең төп өлешен беренче чорда мәхәллә җәгатьчелегеннән җыелган акча, шәкертләр, аларның аталары хәйрия иткән акча тәшкил итсә, соңрак мәдрәсәнең арендага бирелгән милкеннән кергән акчалар да мәдрәсә казанасын тулыландыра. Шулай ук уку йорты өчен Госманов, Вәли Апанаев, Әхмәд Хөсәенов, Ямашев малларының табышларыннан кергән өлешләр тотылган. Мәдрәсә чыгымы елга 3000 сум тирәсен тәшкил иткән.

Бу мәдрәсәнең атаклы мөдәррисләреннән чыгышы белән Казан арты Кенәр авылыннан булган мелла Исхак бине Сәгыйдь әл-Кенәри дигән кеше була. Ул 1831 елда Казан шәһәренең Икенче мәчет имамы Фәхретдин хәзрәтнең вафатыннан соң килә. Ш. Мәрҗани язуынча, “күл буенда үз йорты янына мәдрәсә төзетеп, бераз вакыт шөһрәт белән дәрес итә”. Мәдрәсәнең атаклы мөдәррисләрнең тагын берсе – мелла Салих бине Сәгыйдь әл-Кили. Мәрҗани аның турында: “Казанга күчеп, икенче мәчеттә имам вә мөдәррис була. Ул анда зур мәдрәсә тотып, күп шәкертләр җыйнап дәрес укыта һәм дан, шөһрәт казана”, дип яза. Ислам дөньясында танылган билгеле булган шәхесләрнең остазы да ул. Аның шәкертләре арасында мелла Габдессаттар ахун, бертуган энесе мелла Габделгаффар бине Сәгыйдь, мелла Максуд бине Корбангали бине Атнагол әл-Күлбаши, ахун мелла Фәтхулла бине Сәфәр бине Хөсәен әл-Мөнәвези һәм башкалар.

“Касыймия” мәдрәсәсе, Фото: https://photobuildings.com/
“Касыймия” мәдрәсәсе, Фото: https://photobuildings.com/

Татар җәмгыятендәге яңа сулыш мәдрәсәгә үзгәрешләр кертә, дини предметларны гына өйрәтүче мәдрәсә буларак ачылган “Апанай” мәдрәсәсе чын мәгънәсендә яңа – җәдиди уку йорты булып җитешә. XX йөз башында мәдрәсәне, үзе дә шул ук мәдрәсәне тәмамлаган, Апанай мәчете имамы Мөхәммәдкасыйм Салихов җитәкләгән. Мәдрәсәнең башка мөгаллимнәре дә шул мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләр була. Башлангыч 4 сыйныф балаларын 1910 елдан башлап 24 яшьлек мөгаллим чыгышы белән Тәтеш өязе Яңасала авылыннан булган Карибулла Вәли улы Сираҗетдинов укыткан. 1908 елдан башлап 7 сыйныфка кадәрге шәкертләргә Казанартының Сәләнгеш авылыннан Назыд Харис улы Хафизов белем биргән. Апанай мәдрәсәсе укытучыларыннан, Казан өязе Сая авылының Габдрахман Сәгъди улы Вәлитов, чыгышы белән Нижгар ягыннан булган Вәлиулла Хәсән улы Юнысов, Мөхәммәдшакир Ибраһим улы Ваһитов, Мөхәммәдбари Һади улы Фазлуллин, Габделкәрим Бәдретдин улы Яхин һ.б. Бу уку йорты ике өлештән: мәктәп һәм мәдрәсә (сәнәви бүлеге) торган.

Дәвамы бар.

Э. К. Сәлахова