Бәйрәмнәрне элек көтеп ала торган идек. Яңа ел булса да, сигезенче март, яки май бәйрәмнәре дә аерым бер күтәренкелек тудыра торган иде. Аны түземсезләнеп көтеп аласың, бөтен шартын туры китереп уздырасың. Яңа ел булса, ни теләгәнеңне әйтеп Кыш бабайга хат язасың. Аны кулдан эшләнгән конвертка саласың да әниеңә, я әтиеңә тоттырасың. Эшкә барышлый ул почта яшнигенә салып китә. Үзе бәләкәй кешенең хыялы зур була бит ул. Кыш бабайның андый зур нәрсәләр күтәреп йөрерлек мөмкинлеге юклыгын (бөтен балаларга да бүләк алып килә бит ул) аңлап торсаң да түземсезләнеп көтәсең. “Ә бәлки быел чынлап та чаңгы, яки сәпит күтәреп килер,” - дип өметләнәсең. Бер-ике көн алдан ук чыршы төбенә күз салгалый башлыйсың. Анда берәр шоколад кәнфит тапсаң да кәгазеннән арындыру белән ашарга ашыкмыйсың, аны уч төбеңдә беркадәр тотып торасың. Эри башлаганчы. Ул әнә шулай эрер дә сәпиткә, я чаңгыга әверелер кебек тоела. Күз алдында эрүен күрү дә рәхәт түгел, аның бит яртысы учларыңа буялып әрәм була. Ашап куясың,