Без тыңгысыз кешеләр бит инде, анда чабабыз, монда чабабыз, барсына да өлгерергә тырышабыз. Бер мизгелгә туктап торсак та дөньябыз кителеп төшәр кебек кыланабыз. Менә шундый вакытларда акыл, якты хисләр, тагын әллә күпме әйбәт әйберләр безне куып тоталмыйча артыбыздан йөгереп йөридер сыман тоела. Йөгерәләр, безне тотарга, акыллы итәргә, якты хисләр белән бизәргә тырышалар, тик… Куып тоткан вакытлары да булгалый. Ул чакта инде син чын мәгънәсендә бәхеткә ирешәсең. Менә шундый берничә очракны искә төшереп китәргә телим әле. Соңгы елларында мин күбрәк вакытымны әни янында, авылда уздырдым. Ялгызын калдыру авыр, берәр көн тавышын ишетмәсәң дә җан кыйнала. Өлкән яшьтә, авырулары да җитәрлек. Олы кешенең көен дә таба белергә кирәк. “Әни” дип әйтү бик рәхәт булса да, аның бөеклеген, газизлеген аңласаң да бу һәр очракта да бик җиңел генә килеп чыкмый, үзебезнең хәстәр дә эгоизм да җитәрлек бит. Менә шулай икәүләшеп авылда яшәп ятабыз… Өй түбәсенә менеп нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Берәү телефо