Без һәрвакыт “Баш исән булсын,” - дибез. “Аяк-кулың сызлаусыз булсын,” - дип тә телибез. Тик беркемнең дә: “Борының исән булсын!” - дип теләк теләгәне юк. Борының сызлаусыз булсын, дип тә әйтмиләр. Югыйсә, кеше йөзендәге иң мөһим нәрсә борын бит инде. Көзгегә карагыз әле, тәхеттәге патша кебек утыра бит ул. Беренчедән, без исләр дөньясында яшибез. Хуш исләр, бик үк хуш булмаганнары… Хәтта гашыйк булу да күзең төшкән кешедән нинди ис килүе белән бәйле икән. Әле күзең күргәнче үк аның исе сине арбап ала, кызыксынырга, караш ташларга мәҗбүр итә. Икенче төрле әйткәндә, мәхәббәт объекты сине иң беренче чиратта исе белән үзенә бәйләп куя. Шуннан син карыйсың, гашыйк буласың һәм үзеңнән дә тегене гашыйк иттерерлек исләр тарала башлый. Башта ис барлыкка килә, аннан соң - хис. Ә шундый җаваплы мизгелдә борының булмаса? Ул исне нәрсәң белән сизәсең? Йөрисең гомер буена буйдак булып. Шулай булгач… Бәхетле гаилә кору өчен бәхетле борын кирәк. Борының тыгылса гына да әйбәт түгел. Салкын тигән вакы