Кеше дөньяда иң акыллы җан иясе, дип мактанырга яратабыз бит инде без. Чынлап та шулай, бер карасаң, бәхәсләшеп булмый торган хакыйкать. Әмма без аз гына сәеррәк тә бугай… Моны төгәл генә билгеләп булырдай сүз дә табалмыйм әле. Бер мәлне Башкортостанның гафури районында йөрибез. Матур як ул, таулар, кыялар… Менә шул кыя башында дөньяның иң акыллы җан ияләре ташны уеп язу калдырганнар: “Здесь был Вася!”, “Булат+Зилә” Кайберләрендә таш уеп язган көннәренең датасы да бар. Әйткәндәй, элек мондый язулар бихисап була торган иде. Юл буенда ниндидер чишмә янында тукталасың, андагы өстәл, яки эскәмиядә пәке белән уеп язылган язулар мыжгып тора. Хәтта туалет стеналарында да шул “здесьбылвася”лар тора иде. Хәзер бераз кимегән кебек. Моның сәбәпләре гади генә бугай. Кыяга уеп язу җиңел түгел бит инде. Башта анда менәргә кирәк әле. Шуннан ташны чокып утырырга. Эскәмиягә дә язу җиңел түгел. Ким дигәндә үткен пәке кирәк. Хәзерге кеше мондый гамәлләргә иренә, ул җайлырак юлны эзли. Ә хәзер… Хәзер зде