Найти в Дзене

Алай икән...

Кайчагында мин “укырлык әсәр юк,” - дигән сүзне ишетеп хәйран калам. Ничек булмасын! Хәзер теләсә кайсы катлам кешесе үз дәрәҗәсенә туры килгән теләсә-нинди әсәрне табып укый ала. Мөмкинлеге зур аның - дус-ишләр тәкъдиме, интернет, кибетләр. Китапларның да төрле форматлары - кәгазь, электрон, аудио. Тик ул укымый, теләге юк. Аңа белем дә, хис-тойгылар да кирәкми. Ул бикләнгән. Ничек кенә сәер тоелмасын, “Кибеттә бер юньле ризык юк,” - дип зарланучылар да бар. Аларны берәр атнага СССР-га, яки туксанынчы еллардагы Россияга җибәреп торасы килә. Икмәкне дә талон буенча алган вакытларга. Хәзер бөтен нәрсә бар бит инде, хәтта төркемнәргә бүлеп саталар - бирәннәр өчен, диетада утыручылар, диабетиклар, һ.б. өчен. Юк, адәм баласы, барыбер, зарлана “юньле ризык юк” - дип эзләнә. Чөнки аның тамагы туйган, аның ашыйсы килми, ул аппетитын ачарлык гайре табигый ризык эзли. Үзе эзләмәгән нәрсәләрне ул күрми. Бу, гаепләү булып тоелмасын инде, адәм табигатенең соңгы чордагы үзгәрешен күзәтү өчен генә

Кайчагында мин “укырлык әсәр юк,” - дигән сүзне ишетеп хәйран калам. Ничек булмасын! Хәзер теләсә кайсы катлам кешесе үз дәрәҗәсенә туры килгән теләсә-нинди әсәрне табып укый ала. Мөмкинлеге зур аның - дус-ишләр тәкъдиме, интернет, кибетләр. Китапларның да төрле форматлары - кәгазь, электрон, аудио. Тик ул укымый, теләге юк. Аңа белем дә, хис-тойгылар да кирәкми. Ул бикләнгән.

Ничек кенә сәер тоелмасын, “Кибеттә бер юньле ризык юк,” - дип зарланучылар да бар. Аларны берәр атнага СССР-га, яки туксанынчы еллардагы Россияга җибәреп торасы килә. Икмәкне дә талон буенча алган вакытларга. Хәзер бөтен нәрсә бар бит инде, хәтта төркемнәргә бүлеп саталар - бирәннәр өчен, диетада утыручылар, диабетиклар, һ.б. өчен. Юк, адәм баласы, барыбер, зарлана “юньле ризык юк” - дип эзләнә. Чөнки аның тамагы туйган, аның ашыйсы килми, ул аппетитын ачарлык гайре табигый ризык эзли. Үзе эзләмәгән нәрсәләрне ул күрми.

Бу, гаепләү булып тоелмасын инде, адәм табигатенең соңгы чордагы үзгәрешен күзәтү өчен генә китерелгән мисаллар. Кеше укыймы-укымыймы, ашый мы-ашамыймы, барсы да үзенең ихтыярында, анда бүтәннәрнең бер эше дә юк. Ә үзгәреш бар. Хәзер кеше үзе эзләмәгән нәрсәләрне күрмәскә, үзенә кагылмаган темага уйламаска өйрәнеп килә. Бу уйламаска өйрәнүнең башы гына булса кирәк, шулай дәвам иткән очракта ул бөтенләй бернәрсә дә уйламаска өйрәнеп җитәргә мөмкиндер кебек.

Адәм баласы бүген шундый хәлгә куелган, аңа йокысыннан тору белән реклама тәкъдимнәре һөҗүм итәргә тотына. “Тегене сатып ал, монсы әйбәт,” - дип кенә түгел, ә кеше психологиясен исәпкә алып фәнни нигездә төзелгән тәкъдимнәр. Бу өлкәдә бик күп акыл ияләре хезмәт куя һәм нәтиҗәләре дә күз алдында. Шулардан саклану өчен ул үзенә кирәкмәгән нәрсәләрне күрмәскә өйрәнергә тиеш. Югыйсә, котыла алмый. Ул көннәр буена бары тик шул тәкъдимнәрне генә өйрәнеп утырыр, бөтен акчасын шуларга сарыф итәр иде.

Шундый ук кодрәт белән аңа төрле фаҗигаләр турындагы хәбәрләр һөҗүм итә. Чөнки кеше табигатендә коточкыч вакыйгалар, фаҗигаләр белән кызыксыну көчле. Бу аңа гыйбрәт алу өчен дә, ярдәм күрсәтү өчен дә, хәсрәт уртаклашу өчен дә кирәк. Менә шул үзенчәлекне исәпкә алып, һәртөрле матугат чаралары сиптерәләр генә хәбәрне - тегендә янгын, монда су басу, кайда самолет егылып төшкән, кайда хатыны ирен үтергән - санап исәбенә чыгарлык түгел инде. Аерым алганда, боларның һәрберсе тетрәндергеч фаҗига. Йөрәгең алынырлык. Әмма шундый хәбәрләр туктаусыз рәвештә яңгырап торгач, адәм баласы аларга игътибар итмәскә өйрәнә. Һәрберсе турында уйлана башласаң, һәркайсы өчен хәсрәтләнсәң, башың да китәргә, йөрәгең дә тотарга мөмкин бит. Шуңа ул тирән кичерешләргә бирелеп тормый, кайдадыр автобус аварияга эләгеп фәлән кешенең үлүе турында ишеткәч: “Алай икән,” - дип кенә куя. Әйтә дә оныта. Аның әле үз хәсрәте дә бер дә ким түгел, ипотекага түләргә акчасы җитми. Яки бакчасындагы бәрәңгене колорадо коңгызы бетереп килә… Яки үсмер кызы авырга калган… Үз башыңа төшкән бәланең барсы да ятлар фаҗигасеннән авыррак тоела.

Өстәвенә әле иктисад, яки сәясәт белән бәйле темаларга күпме ялган таратыла. Бөтен дөнья буенча шулай бу. Дөнья җәмәгатьчелеге чыгырыннан ычкынды хәзер, теле әйткәнне колагы ишетми торганга әверелде. Америкасы да, Европасы да, башкасы да шулай. Ачыктан ачык алдыйлар, бөтенләй логатькә язмаган нәрсәләр сөйлиләр. Югары трибуналардан. Һәм оялмыйлар да. Кулында власть һәм акча булган җан ияләренә шулайрак кыланырга да ярый микән инде, ул кадәресен әйтә алмыйм. Менә шушы сәяси авызлардан ишетелгән ялганны тыңлый да халык: “Алай икән…” - дип куя. Ышанмый да ул, төбенә төшәргә тырышып уйланып та тормый. Уйланып ни файда инде, барыбер, синең фикерең үтми бит.

Менә шул рәвешле халык үзенә турыдан-туры кагылмаган нәрсәләрне күрмәскә, ишетмәскә өйрәнеп килә. Ышанмаска, уйланмаска. Кеше хәсрәтенә күз йомарга, кеше шатлыгына сөенмәскә. Бер караганда, бик әһәмиятсез кебек тоелса да моның нәтиҗәләре саллы гына булырга мөмкин әле. Кеше бит ул күмәкләшеп яши торган төргә керә. Ә хәзерге тормыш күренешләре аны үзенә бикләнеп, башкалар белән кызыксынмый яшәүгә таба этәрә. Һәм бу бөтенләй үк нәтиҗәсез дә түгел. Берничә мисал менә…

Элек туган туганның хәлен белергә фәлән чакырымнар үтеп, ат җигеп килә торган иде. Эш булса - ярдәмгә, аш булса - бәйрәмгә. Хәзер һәркемдә автомобиль, тик туганннар белән аралашу сирәк. Хәзер кешенең вакыты юк. Авыл җирен генә алсаң да, ул газ яга, суы өенә кергән, күпчелек хәтта мал да асрамый, бөтен тормышы җайлы, ә вакыты җитми. Вакыт кына җитми микән соң? Ярый инде… Хәзер бит интернетта төрле фаҗигаләрне видеога төшереп җибәрәләр. Һәркайсында кабатлана торган бер үзенчәлеккә игътибар иттем. Янгын менә. Бер авылда берәүнең йорты яна. Халык җыелган. Якында гына елга күренә. Элек мондый хәл булса, халык кырык эшен ташлап, көрәк-чиләкләрен күтәреп янгын сүндерергә ташлана торган иде бит инде. Ә монда карап торырга җыелганнар. Видеога төшерәләр.

Ни дип әйтим инде… Мин дә шушы заман кешесе бит… Бүгенге хәлебезгә карап мин фәкать бер генә сүз әйтә алам: “Алай икән…”

Марат Кәбиров