Саранлык дип тә, комсызлык дип тә әйтеп булмый бугай инде аны. Ни дисәң дә дөрес булмас сыман. Тик мин гел диярлек шундый очракларга тап булам. Кеше үз проблемаларын… проблема да түгел хәтта… Кеше һәрвакыт диярлек башкалар исәбенә яшәргә тели. Шулай дисәң, дөресрәк бугай. Тик мондый күренешләр бүтәннәр белән дә була икән. Бер егет дача алды. Сөенеп туялмый, җир яхшы, күршеләр әйбәт. Күршесендә карт белән карчык яши икән. Карчыгы бигрәк сөйкемле инде, җирне ничек эшкәртергә, тегесен-монсын кайчан, ничек утыртырга өйрәтеп кенә тора. Бу үзе дә авыл егете, тик барыбер киңәш бирүче булгач, әйбәт бит инде. Бер мәлне җәй ахрына түтәлләре уңган моның. Кайтып керсә, күрше карчыгы моның бакчасыннан кыяр-помидор җыеп йөри икән. Килгән инде тегенең янына, “нишләп алай итәсең” дип сораган. Карчыкны исе дә китми: “Салат эшләргә җыенам әле,” - ди икән. Тегенең үз бакчасында да кыяр-помидор өстенә ишелерлек булып утыра инде. Тик карчык үзенекен түгел, күршесенекен җыя. Арадагы киртә дә юк дәрәҗәсендә