Студент чак. Ул чорда да студентларның әти-әниләре була торган иде инде, тик ни өчендер машина да алып бирмиләр, көндәлек чыгымнарыңа да дип акча да җибәрмиләр иде. Шуңа без үзебез эш табарга тырышабыз, кайдан җай чыгарга мөмкин, берсен дә калдырмыйбыз. Кайчагында укытучыларның йомышын да йомышлый идек. Без я бакчаларына барып җир казыйбыз, я ремонт-фәлән ясыйбыз, ә алар зачет куя, экзаменда хәлгә керә. Мин мондый күренешне гаепли дә алмыйм хәзер, ансы да үзенә күрә бер университет, тормышта үз урыныңны табарга омтылыш тәрбияләү мәктәбе, булгандыр сыман тоела. Тик бу мәктәптә дә төрле көтелмәгән хәлләр булгалый торган иде. Акыл хезмәте белән физик эш аралашып барырга тиеш, диләр. Шуңа без тренировкалар алдыннан китапханәгә кереп утыра торган идек. Шунда бер укытучыбыз очрап тоткарлады: “Нигә дәресләрдә бер дә күренгәнең юк?” Мондый сорауга нинди студент акыллы җавап бирә ала инде? “Зачетыңны ничек бирергә уйлыйсың?” - дип тә өстәде теге. Мин бер җавап та бирәлмичә, ык-мык итеп тик тор