Логика дип әйтәбез инде без аны. Мантыйк та дибез. Икесе дә татарга читтән кергән сүз, икесе дә бер төшенчәне аңлата. Бу фикер йөртүнең эзлеклелеген билгели торган нәрсә инде. Авызыңнан сарымсак исе килеп тора икән, димәк, сарымсак ашагансың, сарымсак ашагансың икән, димәк, адәм арасына чыгарга ниятең юк - шундыйрак эзлеклелек. Борыңгы греклар аның төрле нечкәлекләрен өйрәнеп, фән дәрәҗәсенә җиткергән, фәлсәфәнең бер тармагына әйләндергән. Бер карасаң, чынлап та өйрәнерлек, математика шикелле үк кызыклы нәрсә ул. Хәл-вакыйгаларның, күренешләрнең, уй-фикерләрнең эзлеклелеген, үзара бәйләнешен дөрес билгеләгән хәлдә, аерым эпизодлар аша үткәннәрне дә, киләчәкне дә күз алдына бастырып буладыр кебек. Логика - бөек фән, бөек нәрсә. Аннан башка без бер адым да атламыйбыз. Хәтта көндәлек тормышның гади генә хәлләрендә дә мантыйк үзәктә була: бүген яңгыр ява икән, димәк печән җыярга ярамый, телефоның ватылган икән, димәк, төзәтергә кирәк, башың авырта икән - дару эчәргә… Ләкин тормышның канун