Без кечкенә вакытта мәктәп тәрбиясе бик яхшы булгандыр инде, һәртөрле урман җанварларына, без бер тапкыр да күрмәгән җан ияләренә карата да якты караш тудыра торганнар иде. Карга, төйлгәннәр дә ул кадәр үк коточкыч түгел икән, аларның да үз вазыйфасы, файдасы бар. Аю бүреләр дә… Бүре белән кырмыскаларны урман санитарлары дип атаганнары хәтердә калган. Печән чапкан вакытларда кырмыска ояларына бик еш юлыгабыз. Мин аларның тырышлыгына, бердәмлегенә сокланып күзәтәм. Үзләреннән әллә күпме зуррак агачларны да җилтерәтеп алып баралар. Бер минутка да туктап ял итмиләр. Бу миңа да көч өстәгәндәй була, эшкә тотынгач, үземдә дә кырмыска моторы утыргандай тоела иде. Соңрак аларның динозаврлар дәвереннән бирле яшәгәннәрен белдек. Унбиш меңгә якын төрләре бар икән. Болар да нәкъ безнең шикелле үк төрле һөнәр ияләренә бүленә: сакчылар, ашнакчылар, солдатлар, һ.б. Һәрбер гаиләнең үз исе, үзенә генә хас кануннары була. Боларның табигатендә колбиләүчелек элементлары өстенлек итә: башка оя кырмыскалар