Коточкыч хәлләр еш була безнең тормышта. Шуларның кайберсе электр тогы белән дә бәйле. Үземнең дә шундый кызык хәлдә калганым бар. Фатир алгач, ремонт ясыйсың бит инде. Мин дә стеналарның штукатурын коеп, яңадан эшләргә булдым. Кухня стенасын җимереп маташканда, тизрәк купсын дип аңа тимер шпатель белән кереп киттем. Куптарырга керешкәч, әллә нәрсә булды - кулга меңләгән кечкенә кырмыска ябышып, бөтен тән буйлап таралгандай тоелды. Үзләре вак кына булсалар да әзмәверләрчә нык басып йөгерешәләр кебек. Бераздан көзән җыера башлады. Андый чакта ни булганын тиз генә аңламыйсың икән. Беләктә бернинди кырмыска заты юк инде, шундый тойгы гына. Мин кулны тартып алдым. Дымлы идәнгә басуга, аяклар да земберләргә тотынды. Электр тогы булмагае дип, тиз генә ансын аерып куйдым. Бетте теге нәрсә. Безгә кадәр яшәгән хуҗалар электр чыбыкларын штукатура буйлап сузган булганнар икән. Хәзер шуның бер өлеше ачылган да ток бәргән. Ачыктан ачык тәнеңә тиеп тормагач, үлемечле үк булмагандыр инде, кытыклатып