Шырпы сызам. “Сызып җибәрүгә үк гөлт итеп ялкын кабына,”- диюдән дә рәхәтрәк нәрсә булмас иде. Тик ул кабынмый. Мин тагы сызып җибәрәм. Кабынмый. Шырпы очындагы күкерт чәрдәкләнеп оча. Икенче бөртекне алам. Юк. Өченчесен. Дүртенчесен… ансы да кабынмый… Шайтан алгыры! Безнең авыл кибетендә генә шундыйны саталар микән ул, башка җирдә дә шулай микән… Борыңгы чор кешесе таш белән дә тизрәк эш иткәндер. Ә монда шырпы! Шулай дип чүп савытына очырганда теге кабынып китә. Ярый әле ул савытта янып китә торган коры-сары түгел. Сүнә. Мин тагы шырпы сызам. Монсы да кабынмый, тик мин ташламыйча бераз көтеп торам. Ниһаять! Тәмәке кабызырга итәм. Суырылмый. Шырпы сүнә. Мин сигаретны уалап карыйм. Башында сөяк кебек бер нәрсә бар икән. Аны яндырып җибәрү өчен бензин сибәргә кирәктер, мәңге кабынырлык түгел. Йолкып ташлыйм. Шырпы сызам. Хәзер инде шырпы кабынмый. Булмый болай. Кибеткә кереп зажигалка алып чыгам. Арзанрагын. Аның төймәсенә басуга четердәп… юк, очкын түгел… четердәп ташы чыгып оча. “Юк и