“Танымадым, бай булырсың әле,” - дигән әйтем бар. Бер мәлне ишегалдында тимер-томыр белән мәш килеп йөрим. Өйдә үзем генә вакыт. Капка алдына җиңел машина килеп туктады да ихатага бер матур кыз килеп керде. Шәһәрнеке инде, яхшы киенгән, бизәнгән-ясанган. Исәнләште дә: - Марат абый шушында яшиме? - дип сорады. Мин әйе дип җавап бирдем. - Өйдәме? - дип елмайды дөрес килүенә сөенеп. Мин баш кактым, ул рәхмәт әйтеп өйгә кереп китте. Өйдә кеше юк иде. Карак-фәләнгә охшамагач, кисәтеп тормадым инде. Яшь кешегә өйне бер әйләнеп чыгу нәрсә инде ул. Тиз генә беркетеп куярга кирәкле тимер кисәгенә тотындым. Эшне төгәлләп сварка битлеген салуга кыз әйләнеп тә чыкты. - Марат абый кайда соң? - диде ул бераз аптырый төшеп. - Мин ул, - дип елмайдым. Теге бик сәерсенеп баштанаяк күз йөгертеп алды да урынсыз шаяруыма үпкәләп капкага атлады. Урамга чыккач, тирә-якка каранып торды да күршеләргә кереп китте. Мин ары күзәтеп тормадым, ниндидер корал эзләп остаханә кебегрәк бүлмәмә уздым. Шунда торган көз