Чиләбе өлкәсендәге Миасс шәһәре гаҗәеп матур табигать кочагында урнашкан. Шәһәр уртасыннан Миасс елгасы ага, тирә-ягын таулар, урманнар, күлләр уратып алган.
Шушы матур табигать кочагында безнең татар халкы да яшәгән. Туган якны өйрәнү музеенда мәчет тарихына, шагыйрь М.Акмуллага багышланган стендлар урын алган.
Җирле мөселманнарның үтенече буенча, Миасс заводы җирлегендә 1891 елның 18 октябрендәге Оренбург губерна идарәсе карары белән җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт ителә. Мәчет Троицкий 2 гильдия сәүдәгәре Галиулла Фәтхулла улы Уразаев ярдәме белән салына. Эшмәкәр мәчет өчен Пичугин урамындагы күпсанлы корылмалар белән ишегалды урынын сатып ала һәм 1894 елда агачтан төзелгән гыйбадәтханә ачыла.
Соңрак җәмигъ мәчетеннән читтәрәк аерым таш манара төзелә. Мондый манара архитектурасы Көньяк Уралдагы Оренбург шәһәренең Караван-Сарай мәчете проектында гына очрый.
Манара – геометрик рәсемле фриз белән бизәлгән, профильле карнизе һәм тимер рәшәткәле балконы бар, ә гөмбәзе – шлем формасында.
Мәхәллә халкы мулла итеп Сәләхетдин улы Бәшировны сайлый. Ул 1862 елның 29 сентябрендә Сембер губернасы крестьян гаиләсендә туа. (Музейда ялгыш Казан губернасы дип язылган). Буа мәдрәсәсендә танылган педагог Нургали Хәсәновтан дини белем ала. Моннан тыш, Казан шәһәр училищесында рус телен өйрәнә. 1895 елның 20 январендә ОМДС тарафыннан Сәләхетдин Бәширов Миасс җәмигъ мәчетенә ахун, имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп раслана.
Сәләхетдин ахун мәхәллә каршында ир балалар өчен 4 еллык җәдиди мәктәп ача. Анда ислам нигезләрен укыту белән беррәттән татар телендә уку һәм язу да өйрәтелә. XIX-XX йөз башында биредә җирле татарларның 10-19 яшьлек 40-50 баласы белем ала. Мәктәп шактый иркен һәм рәтле итеп эшләнгән 4 уку бүлмәсе була. Балалар 9-12 гә кадәр, төшке аштан соң тагын 2 сәгать укыйлар. 20 кыз бала остабикә йортына йөреп укый.
XX гасыр башында ир балалар башлангыч мәктәбенә урта уку йорты – мәдрәсә дә өстәлә. Мәдрәсә программасы дини һәм дөньяви фәннәрнең киңрәк даирәсен укытуны күздә тота.
XX гасыр башында бертуган Бәшировлар мәчет янәшәсендә таштан типография төзетәләр. Анда дини һәм фәнни-популяр китаплар нәшер ителә. Хәзрәт нәшрият эшеннән алынган табышның бер өлешен мәчет һәм мәдрәсәгә сарыф итә.
Миас заводының мөселман җәмгыяте табигый үсеш һәм тимер юл белән яңа күчеп килүчеләр агымы исәбенә артуын дәвам итә. 1900 елда якынча 600 кеше булса, 1910 елда – 108510 кешегә җитә.
Җирле мөселманнарның күпчелеге металлургия производствосында һәм тау сәнәгатендә эшли, алар арасында ялланып эшләүчеләр, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә белән шөгыльләнүчеләр дә була.
Бакалея кибетләре – Г.Сабитов, З.Х. Солтанбеков, Г.Х. Хәйбуллин, З.Хәйбуллин, ә галантерея товарлары белән – М.Мозафаров, Х.Н. Солтанов һ.б. сәүдә иткәннәр. Әлбәттә сәүдәгәрләр катламы мәчет-мәдрәсәләргә матди ярдәм күрсәткәннәр һәм мәхәллә эшендә идарә итүдә хәлиткеч роль уйнаганнар.
1925 елда мәчет ябыла. 1929 елның 21 июлендә мәчетне мәктәпкә тапшыру мәсьәләсен ахыргача рәсмиләштерү өчен мөселманнар җыены җыела. 138 кеше тавыш бирү нәтиҗәсендә карар кабул ителә.
Дин әһелләре бу карарга каршы чыгып һәм ВЦИКка шикаять язалар. Ләкин Президиум карарны яңадан карауны кире кага.
Бүгенге көндә мәчетнең манарасы мәдәни мирасны саклау дәүләт реестрына кертелгән, реставрация кирәк.
Татар, башкорт, казах мәгърифәтче, шагыйрь М.Акмулла (1831-1895) Миасс шәһәренең мөселман зиратында җирләнгән.
Мифтахеддин Камаледдин улы җәйге айларда мөселманнар арасында авылдан-авылга йөреп мәгърифәт таратучы, балаларга белем һәм һөнәргә өйрәтүче буларак билгеле. Шигырьләрен ул заманның әдәби телендә яза. Акмулланың агарту карашлары “Шиһабетдин Мәрҗани истәлеге”китабында (Казан, 1892) аеруча тулы чагылдырылган.
Акмулла үз халкын мәгърифәткә, әхлакый камиллеккә өнди, дини фанатизмга, урта гасыр схоластикасына каршы чыга,җәмгыятьнең идеяләрен яклый.
1895 елның 8 (20) октябренә каршы төндә Сыростан бистәсе (хәзер Чиләбе өлкәсенең Миас шәһәр округына керә) янындагы елга буенда үтерелә. Кайбер фаразлар буенча, ул Миасстан ахун С.Бәшировтан кайтып килә торган була. Үтерүчеләрне тоталар. Сорау вакытында: “Без Акмулланы күптән саклап йөри идек, елга ярында ялгыз ялтырап торган ут күрдек. Килсәк – без күптән көткән Акмулла утыра... Без аны үтереп, атларын һәм кайбер кыйммәтле әйберләрен, 25 сум акчаны алып киттек” дип җавап бирәләр.
Ахун Сәләхетдин Бәширов Миасска алып кайтып мөселман зиратына җирли.
Баштарак мәгърифәтче каберендә гарәп язулы кабер ташы куелган була. 1981 елда Акмулла тууына 150 ел тулу уңаеннан яңа һәйкәл куялар. Элекке кабер ташы туган якны өйрәнү музее фондында саклана.
Дәвамы бар