Иптәш малай белән төзелеш кирәк-яракларының бәяләрен чутлап чыктык та: - Яп-яланаяк, әйбер бигрәк кыйммәт - бер айлык хезмәт хакы ун метр җирне коймалап алырга да җитми, - дип үртәлеп тәмәке кабыздык. Чынлап та шулай инде, бөтен кибетләр дә кешегә үзенең ни дәрәҗәдә мескен икәнен төшендерер өчен төзелгән шикелле. Тик алмый да булмый, нәрсәдер эшләргә, ничектер яшәргә кирәк… Кредитка булса да керергә туры килә. Кредитның бер әйбәт ягы бар аның - күпме булса да түлисең. Ай саен егерме мең җыеп бара алмыйсың, ә кредитны хет иллегә җитсә дә ерып чыгасың. Зарланасың, сукранасың, мең юлын эзлисең, табасың, бурычыңнан котыласың һәм тагын кереп чумасың. Һәм тагын… Тормыш дәвам итә. Без дә шулай зарланышып алдык та төзелеш әйберләре алырга дип район үзәгенә кузгалдык. Авылда йортлар зур, матур хәзер. Кемгә керсәң дә сокланусыз әйләнеп чыкмалы түгел. Шуларга карап барганда бер күренеш искә төште. Без кечкенә идек әле. Өлкәннәр арасында бер мәлне шундыйрак сүз таралды: - Район үзәгендә берәү йор