Дөньяда начар җанлы бәндәләр җитәрлек бит инде ул. Менә шундый кешеләр бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши, бүтәннәргә начаррак булуын тели, чөнки башкаларга кыенрак булган сан аларга җиңелрәк була. Төннәр буе йокламыйча, кешеләргә яманлык кылу турында уйлый андый адәм актыклары. Ләкин дөньяда әйбәт күңелле кешеләр дә җитәрлек. Менә шулар бүтәннәргә начар булуын бер дә теләми, чөнки башкаларга авырлык килсә, аларга тагы да кыенрак була. Шуңа күрә алар берәрсенең этлек эшләргә җыенуын сизеп калсалар да шундук бөтен әйбәт кешене кисәтеп куярга тырышалар. Алар тәүлек әйләнәсенә кешеләрнең тынычлыгы сагында тора. Бер мәлне ватсаптан хәбәр җибәргәннәр: “Хөрмәтле авылдашлар! Төннәрен авыл өстендә самолетлар оча. Аларның артыннан төтенгә охшаш эз таралып кала да бераздан томанга әйләнеп бөтен авылны каплый. Бу самолетлар чит илдәге дошманнарыбызныкы. Алар шулай агу сиптереп йөриләр. Берүк, сак булыгыз. Төннәрен урамга чыкмагыз, таң алдыннан һава суламагыз.” Адәм ышанырлык түгел ин