Кайдан алып язасыз? Һәртөрле очрашуларда шундый сорау бирергә яраталар. Мин тормыштан алып дигән булам инде. Уйлап чыгарганнары да бар, югыйсә. Алай дисәң, язган әсәрләрнең тормышчанлыгы кимер кебек тоела. Бер карасаң, тормыштан алына инде барсы да. Уйлап чыгардым дигәне дә шул ук тормыш бит инде аның. Нинди тормышта яшисең - шуның турында уйлыйсың. Уй-хыяллар үз тормышыңнан ерак китәлми. Ләкин кайчагында чынбарлык үзе үк әзер вакыйга китереп тоттыра. Утыр да яз гына. Казанда чакта мин эш арасында бераз җәяү йөреп керергә яратам. Көн әйбәт булганда, урамнарны әйләнәм, яңгыр-буран, яки салкын вакытта метро станциясендә йөрим. Җиңү проспектында уңайлы итеп эшләнгән ул, һич ялыкмыйча берничә чакырым урарга була. Менә шунда йөргән чакта бер егет җиңү скверына чыгу юлын сорады. Өйрәтеп җибәрдем. Кабат әйләнеп икенче якка китсәм, беркадәр вакыттан соң тагын теге егет. Яшь кенә ул үзе, унтугыз-егерме тирәсендәдер. Озын буйлы, төз гәүдәле. Пөхтә киенгән. Читтән карауга ук затлы булып тора. Оч