Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Патриотизм

Чынбарлыкта мондый хәл була алмый торгандыр инде ул, ни генә әйтсәң дә, адәм гомере кыска, мондый күренешләргә мөмкинлек бирерлек түгел. Әмма әкият дип тә әйтергә тел бармый, чөнки ул шулкадәр дөрес… Хакыйкатьнең үзе кебек хәтта. Төрле мәрәкәләр хакыйкать дәрәҗәсендә яңгырагач, нинди заманда яшибез икән дип баш ватарга кирәкми инде. Кыскасы, менә шундыйрак була бу вакыйга. Бер мәлне кешеләрдә туган илгә сөю хисен арттыру нияте белән бөтен патриотларны бергә туплап, бәйрәм сыман нәрсә уздырырга булалар. “Барсын да җыегыз, берсе дә онытылып калмасын, - дип кисәтә оештыручы, - читтә калган патриотлар сүзеннән дә йогышлырак зарар юк.” Югарыдан килгән һәр әмерне җиренә җиткереп һәм чүт кенә арттырыбрак үтәргә күнеккән башкаручылар төркеме эшкә керешә хәзер. Туган илен ярату мәсьәләсендә яшь буынга үрнәк булырдай бөтен кешене дә барлап исемлеккә кертәләр. Безнең илдә кеше гомере озыная бит хәзер, шуңа гражданнар сугышы каһарманнарын да табалар, тырыша торгач, Октябрь революциясендә катнашуч

Чынбарлыкта мондый хәл була алмый торгандыр инде ул, ни генә әйтсәң дә, адәм гомере кыска, мондый күренешләргә мөмкинлек бирерлек түгел. Әмма әкият дип тә әйтергә тел бармый, чөнки ул шулкадәр дөрес… Хакыйкатьнең үзе кебек хәтта. Төрле мәрәкәләр хакыйкать дәрәҗәсендә яңгырагач, нинди заманда яшибез икән дип баш ватарга кирәкми инде.

Кыскасы, менә шундыйрак була бу вакыйга. Бер мәлне кешеләрдә туган илгә сөю хисен арттыру нияте белән бөтен патриотларны бергә туплап, бәйрәм сыман нәрсә уздырырга булалар. “Барсын да җыегыз, берсе дә онытылып калмасын, - дип кисәтә оештыручы, - читтә калган патриотлар сүзеннән дә йогышлырак зарар юк.”

Югарыдан килгән һәр әмерне җиренә җиткереп һәм чүт кенә арттырыбрак үтәргә күнеккән башкаручылар төркеме эшкә керешә хәзер. Туган илен ярату мәсьәләсендә яшь буынга үрнәк булырдай бөтен кешене дә барлап исемлеккә кертәләр. Безнең илдә кеше гомере озыная бит хәзер, шуңа гражданнар сугышы каһарманнарын да табалар, тырыша торгач, Октябрь революциясендә катнашучылар да, хәтта беренче бөтен дөнья сугышында патша яклы булып сугышучылар да килеп чыга. Һәртөрле боерыкларны фәләнешәр процентка арттырып үтәргә күнеккән башкаручыларның иң елгырлары хәтта Напалеон гаскәрен куып җибәргән берничә солдатны да исемлеккә кертергә тәкъдим итә. Тик монсына оештыручы каршы килә. Адәм ышанмаслык хәлләрне бөтен кеше дә сөйләргә тиеш түгел, дип уйлый.

Ә патриотизм үрнәге булырлык каһарманнар болай да бик күп җыела. Ни генә әйтсәң дә безнең ил беркайчан да сугышсыз тормаган, сугышы булгач, батырлары да, туган иле өчен җанын аямый торган башка шәхесләре дә хәтсез җыела бит инде аның. Беренче бөтендөнья сугышы каһарманнары, революция солдатлары, гражданнар сугышы батырлары, илне шпионнардан, “халык дошманнары”ннан тазарту осталары, Фин сугышы, Япон сугышы, Бөек ватан сугышы геройлары, Әфган сугышы, Чечен сугышы… һәртөрле “кайнар нокталар”… җыела инде шулай. Патриотлар да җыела. Шуларның иң арзаклыларын туплап, һәр төркемнән берәр вәкил сайлап алалар да ныграк бәйрәм иттерергә дип бер урынга алып киләләр хәзер. Барсы да дәрәҗәле кешеләр боларның, барсы да патриотлар - үз иле өчен җанын-тәнен бирергә әзер торган кешеләр. Бер карасаң, үзара бик тату, туганнарча булырга тиешләр. Ватанга мәхәббәт ул кешене нык берләштерә бит.

Ләкин көтмәгәндә болар арасында гауга чыга. Башта патша Россиясе патриоты белән ялкынлы революционер сугышып китә. Берсе патша яклы икән боларның, икенчесе шул патшаны бөтен гаиләсе белән подвалда атып үтергән Совет власте яклы. Икесе дә патриот. Революционер патша калдыгын кыйнап ыргыта. Ул чыныккан кеше ич, бай-бетчәләрне сөргенгә дә сөргән, галим-голәмәне чит илгә куып чыгарган, монда калган буржуй калдыкларын да җитәрлек кыйраткан. Меңнәрчә корбан узган аның эшләп өйрәнгән сөялле куллары аша. Менә шундый патриот.

Ләкин аның җиңүе гражданнар сугышы каһарманына ошамый. Дөресен әйткәндә аңа берәүнең дә җиңүе ошамый, ул үзе генә калырга тырыша, үзен генә хаклы дип уйлый. Үз башына сеңдерелгән идеяләр хакына теләсә-кемне, хәтта туганын да тотып атырга гадәтләнгән токым бит ул. Ялкынлы революционер дип тормый инде шуңа, тота да ата.

Тик шундук моның артында НКВД хезмәткәре пәйда була һәм бу күренештә шпионлык чалымнары шәйләп, тегенең чигәсенә пуля утырта. Һәм үз вазыйфасын намус белән үтәгән партиотларча чертләтеп төкереп куя. Чынлап та шпион булуы да бар бу адәмнең, Троцкист булса да яхшы түгел. Һәрхәлдә, гражданнар сугышында йөргән икән, димәк ул, Ленин тарафдары, димәк, бөтен дөньяда совет власте оештыру турында хыяллана, димәк иптәш Сталинның дошманы. Ә Сталин төзегән дәүләтнең патриоты һәрвакыт уяу һәм дошманнарга карата аяусыз булырга тиеш. Янындагы башка патриотларга күз йөгертеп, боларның берәрсе халык дошманы түгелме дип баш ватып торганда, бу чекист янына икенче чекист килеп баса да шалт итеп кулларына богау кидереп тә куя. Ике чекист, ике патриот бер-берсенә карашып беркадәр басып торалар. “Беттем, - дип уйлый инде кулга алынганы, - Үземә дә чират җитте…” Тик аны атмыйлар, подвалга илтеп ябалар. Икенче чекист “шәхес культы” белән көрәшә торган Хрущев яклы демократик патриот булып чыга.

Бәхеткә каршы, боларга шул рәвешле бер-берсен үтереп бетерергә ирек куймыйлар. Оештыручы тәгаенләп куйган җаваплы кеше килеп чыга да һәрберсен аерым җиргә урнаштыра. Аптырый инде башта ник болар шулай бер-берсенә дошман икән дип. Аптырамаслык та түгел, барсы да бер үк ил кешеләре, үз илләрен яратучы абруйлы шәхесләр бит инде. Туган-үскән җирләре дә, илгә мәхәббәтләре дә бер үк, бары тик… Шуннан аңлый инде барсын да… Бер үк җирдә әллә ничә ил, әллә ничә төрле дәүләт төзелә ала икән, бер дәүләттә әллә ничә хөкүмәт була ала һәм аларның һәркайсына шәхси патриотлар таләп ителә икән.

Менә шундый хәлләр. “Башта сүз булган” - дип әйтәләр бит инде кайбер изге китапларда. Башта, бәлки, чынлап та шулай булгандыр инде ул. Тик безнең заманда сүзнең бер әһәмияте дә юк. Күп очракта ул кәфит кәгазе вазыйфасын гына башкара. Сүз үзе бик мөһим түгел, аңа нинди мәгънә салынуы мөһим.

Ә теге хәл… Чынбарлыкта андый хәл була алмый торгандыр инде ул. Әкият кенәдер могаен…

Марат Кәбиров