Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Йөз аклыгы

Бик кирәкле, эзләп кенә табып була торган нәрсә турында юлга чыгарып куймаганнар бит аны дип әйтә торган гадәт бар. Кызыклы күренешләргә бу кагылмый бугай. Чөнки аларның барсын да диярлек юлга чыгарып куйганнар, бары тик вакытында күреп калырга гына кирәк. Кайберләре хәтта күзсез дә күрерлек дәрәҗәдә. Бер абзый җиңел машина белән Илештән Казанга килгәндә авыл башында торган карчыкны күреп туктый. Утырта. Әби машинага кереп утыру белән: - Балакаем, Чаллыга җиткәч, әйтерсең, - дип кисәтә, - Үземнең күзем дә күрми, һушыым да юк, йоклап китүем дә бар. Чаллыга җиткәч: “Әби, Чаллыга җиттек!” - дип кычкырырсың. - Ярый, апа, - ди руль артындагы абзый, - аңладым барсын да. Чаллыга җитү белән уятырмын. Рәхәтләнеп йоклап бар, ял ит. Илештән Чаллыга бара торган юл үзенчәлеклерәк ул. Үзе тар, үзендә хәрәкәт күп. Кайчагында мәңге яшәр өчен килгән кебек тоелучы кешеләр очрый да алар артыннан акырын гына барырга туры килә. Узып та китәлмисең, артка да калып булмый. Алар әле вакыты-вакыты белән бик кү

Бик кирәкле, эзләп кенә табып була торган нәрсә турында юлга чыгарып куймаганнар бит аны дип әйтә торган гадәт бар. Кызыклы күренешләргә бу кагылмый бугай. Чөнки аларның барсын да диярлек юлга чыгарып куйганнар, бары тик вакытында күреп калырга гына кирәк. Кайберләре хәтта күзсез дә күрерлек дәрәҗәдә.

Бер абзый җиңел машина белән Илештән Казанга килгәндә авыл башында торган карчыкны күреп туктый. Утырта. Әби машинага кереп утыру белән:

- Балакаем, Чаллыга җиткәч, әйтерсең, - дип кисәтә, - Үземнең күзем дә күрми, һушыым да юк, йоклап китүем дә бар. Чаллыга җиткәч: “Әби, Чаллыга җиттек!” - дип кычкырырсың.

- Ярый, апа, - ди руль артындагы абзый, - аңладым барсын да. Чаллыга җитү белән уятырмын. Рәхәтләнеп йоклап бар, ял ит.

Илештән Чаллыга бара торган юл үзенчәлеклерәк ул. Үзе тар, үзендә хәрәкәт күп. Кайчагында мәңге яшәр өчен килгән кебек тоелучы кешеләр очрый да алар артыннан акырын гына барырга туры килә. Узып та китәлмисең, артка да калып булмый. Алар әле вакыты-вакыты белән бик күбәеп тә китә, шуларның багажнигына карап бара торгач, үзеңне чиксез мәңгелек буйлап хәрәкәт иткәндәй тоя башлыйсың. Моның ахыры да, чиге-чамасы да булмас сыман була.

Абзый да шулайрак итеп баргандыр инде. Өстәвенә, вак-төяк мәшәкатьләре булып, телефоннан да шалтыраткалап торганнардыр. Ансы да һушны алырга бер сәбәп бит инде. Ничек кенә булмасын, оныткан бу. Әби йокысыннан уянып:

- Балакаем, Чаллыга күп калдымы әле? - дип сөрәнләгәч кенә исенә төшкән.

Нишлисең инде хәзер? Мамадышка җитеп киләләр, өлкән яшьтәге карчыкны шушында төшереп калдырып булмый. Чаллы - Мамадыш арасы бик якын да түгел бит әле ул. Дөресен әйсәң дә кыен, шуны да исендә тота алмаган, бигрәк сантый адәм икән, дип уйларга мөмкин. Үзе гаепле бит инде, берни дә кылып булмый.

- Озакламый килеп җитәбез, апа, бер дә борчылма, үзем әйтермен, - дип кире борылган.

Шулай дигәч әби бик мәшәкатьләп тормаган инде, тынычланып тагын күзләрен йомган. Матур гына итеп гырлап та җибәргән. Абзый музыка кушып, үзе дә шундагы җырларга үз сүзләре белән кушылып җырлап барган: “Мәңге дә онытмам Яр-чаллы каласын, онытмам әбинең Чаллыда каласын…”

Шулай дип җырласа да абзый бу четерекле хәлдән шулай сиздерми генә котыла алуы өчен сөенгән инде. Башыңны эшләтсәң, теләсә-нинди авыр хәлдән җиңел чыгып була икән. Аз гына мәшәкате бар, әлбәттә. Ләкин йөзең якты. Иң мөһиме шунсы бит инде аның. Нәрсә эшләсәң дә, хәтта ялгышлык кылсаң да йөзең кызарырлык булмасын. Хатаңны үз вакытында төзәтә белү ул хаталанмауга тиң. Ни генә кылсаң да, иң мө1име - йөз аклыгы.

Чаллыга килеп җиткәннәр хәзер. Абзый җайлап килеп туктаган инде. Һәм бурычын намус белән үтәгән лаеклы кеше кыяфәтендә гөрләтеп сөрән салган:

- Апа, Чаллыга килеп җиттек!

- Әй, балакаем, рәхмәт инде уятуыңа, - дип сөйләнә-сөйләнә әби сумкасында актарынырга тотынган, - Ходай сиңа хәерле гомер бирсен, берүк. Күңел тынычлыгы белән куанычлы тормышта гомер итәргә язсын…

- Кайдарак төшеп каласыз соң? Берәрсе килеп аламы? - дип сораган әбинең теләкләренә күңеле булган абзый, - Кемгә барасыз соң, апа?

- Юк, балакаем, монда беркем дә килеп алмый. Казанга кадәр барам әле мин, - дип сумкасыннан нәрсәдер тартып чыгарган әби, - Кызым Чаллыга җиткәч, даруыңны эчәргә онытма, шоферга әйтеп куй дигән иде…

Моны ишеткәч, теге абзый килеп туктаган җирендә озак кына һушын җыя алмыйча утырган. Тынычланган инде соңыннан, барсын да аркылыга-буйга уйлап карагач. Чынлап та шулай бит инде ул. Һәрвакыт шулай. Шулай булырга тиеш.

Йөз аклыгын сакларга теләсәң, юлың ураурак була.

Марат Кәбиров