Нәфсе микән инде бу, өметнең шундый чыныккан төре эләкте микән, без һәрвакыт тормыштан күпне көтәбез. Нинди теләк кенә теләсәк тә, Ходайдан нәрсә генә сорасак та аның күп булуын телибез. Табыннар сый-нигъмәттән сыгылып торсын, дәрт ургылып ташсын, бәхет ишелеп төшсен, байлыкны өеп бирсен… Әгәр дә Ходай тәгалә урынында йомшаграк холыклы берәр зат булып, барсын да без сораганча биреп торса, бөтен дөнья ишелеп төшкән бәхет, ургылып ташкан дәрт булып кайнап торыр, алар арасында сый-нигъмәтләр, байлык мөлкәтләр кер юу машинасындагы чүпрәк-чапрак сыман өерелер иде бугай. Ә үзебез шушы мәрәкәгә исебез китеп, тормышның берәр ышык урынына кереп посар да Ходайдан тагын ниләрдер сорар идек. Тик тормыш аз гына бүтәнчәрәк корылган. Монда бер нәрсә дә ургылып ташмый, барсы да тамып кына тора. Тып-тып, тып-тып… Сусаган иренеңә төшкән ялкау яңгыр тамчылары кебек. Сусыныңны да кандырмый, аяк сузарга да ирек бирми. Барсы да чүт-чүт кенә. Әгәр күпкә өмет итәсең икән, ул әлбәттә булачак, бары тик күп көт